Казан мэриясенә Илсур Метшин яңадан сайланды, ул бу вазифаны 2006 елдан бирле башкара.
Татарстан башкаласы мэрын сайлау бүген V чакырылыш Казан шәһәр Думасының I сессиясендә узды. Кандидатларны беренче тапкыр комиссия алдан сайлап алды, ә соңгы исемлекне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов раслады.
Өч дәгъвачы исемлеген Казан шәһәр думасы сессиясендә Татарстан Рәисе Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров игълан итте. Аңа хәзерге Казан мэры, «Бердәм Россия» партиясеннән Илсур Метшин, КПРФтан Александр Комиссаров һәм «Яңа кешеләр» партиясеннән Роза Гайнетдинова керде.
41 депутат Илсур Метшин өчен тавыш бирде, 4 тавыш – Александр Комиссаровка, 1 тавыш Роза Гайнетдиновага бирделәр.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез