Илсур Метшин мактаулы рәис итеп сайланган

Казан мэры Илсур Метшин БРИКС+ шәһәрләр һәм муниципалитетлар ассоциациясенең мактаулы рәисе итеп сайланган. Оешманың Бразилиядәге Марика шәһәрендә узган Генераль ассамблеясендә шундый карар кабул ителгән. Бу хакта Казан мэриясенең телеграм-каналында хәбәр ителә.

Утырыш кысасында шулай ук Ассоциация уставы расланган, президиумы һәм рәисе (Марика мэры Вашингтон Куакуа) сайланган. Очрашуда 24 илдән катнашучылар июль аенда узачак БРИКС саммитына төп тезислар әзерләгән. Алар арасында – шәһәрләрне икътисадый үсеш нокталары буларак тану, муниципалитетлар арасында турыдан-туры хезмәттәшлек зарурилыгы һәм җирле дәрәҗәдә халыкара инвестицион челтәрләр булдыру.
“Бразилиядәге коллегаларыбызның бу башлангычны хуплап, БРИКС илләре саммитының көн тәртибенә кертелүенә шатмын. БРИКС форматында тәүге тапкыр муниципаль идарә мәсьәләләре дәүләт башлыклары дәрәҗәсендә тикшерелер, дип уйлыйм”, – дип билгеләп үткән Илсур Метшин.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре