Кытай галимнәре чикләвек ашауның йөрәк-кан тамырлары авыруларының азып китү куркынычын киметерә алуын ачыклаган.
- Бадәм (миндаль). Табиблар йөрәк чирләре белән авыручыларга атнасына кимендә 60 грамм бадәм ашарга киңәш итә. Ул фосфор, калий һәм тимергә бай. Сатып алган вакытта бадәмнең эресен сайлагыз.
- Кешью. Бу чикләвек иммунитетны ныгыта, йөрәк эшчәнлеген яхшырта һәм хәтта теш авыртуын баса. Көнгә барлыгы 20 кешью ашасагыз, сезнең организмга бер тәүлеккә җитәрлек тимер керәчәк. Чикләвекне кулланыр алдыннан, тәмле булсын өчен, кыздырырга кирәк.
- Пестә (фисташка). Түбән калорияле һәм минераллар, витаминнарга бай, әмма аның белән артык мавыгырга кирәкми. Өлкән кеше өчен тәүлеклек норма – нибары 15 чикләвек. Ашкайнату тракты, сулыш юллары, азканлылык авыруларын дәвалауда ярдәм итә, ир-атларның репродуктив сәләтен арттыра. Пестәне авырлы хатын-кызларда токсикоз булганда кулланалар.
- Фундукта А һәм Е витаминнары күп, ул баш мие эшчәнлеген яхшырта. Иң яхшысы – аны кыздырмый куллану.
- Әстерхан чикләвеге азканлылыктан, нерв системасы авырулары, йөрәк һәм ашказаны авыруларыннан ярдәм итә. Даими куллану ир-атларны җенси көчсезлектән саклый.
- Эрбет чикләвеге витаминнар, макро- һәм микроэлементларга бай булуы белән аерылып тора. Бигрәк тә балаларга һәм өлкәннәргә файдалы. Симез кешеләргә кедр чикләвеге куллануны чикләргә кирәк.
- Бразилия чикләвеге. Барлыгы көненә 2 чикләвек ашасагыз, сезнең организм тәүлеклек селен нормасын алачак. Аның җитмәве вакытыннан алда картаюга китерә. Моннан тыш, чикләвекләр сезгә дәрт һәм энергия, матур, чиста тире бүләк итәчәк һәм йөрәк, онкология авыруларының куркынычын киметәчәк.
- Кокос. Җирдә иң зур чикләвек ул. Бер чикләвекнең авырлыгы дүрт килограммга җитәргә мөмкин. Кокос тәмле генә түгел, файдалы да, анда В төркеме витаминнары, макро- һәм микроэлементлар күп. Иммунитетка, күрү сәләтенә, ашкайнату системасына, калкансыман бизнең эшенә яхшы тәэсир итә. Кокос сөте яшәртә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез