Газетага язылу

Җинаять һәм җәза

Сүз гади җинаять хакында гына түгел, ә глобаль, моңарчы кешелек һәм тарих күрмәгән, белмәгән вәхшилекләр турында. Шуларны оештыручылар, җинаятьчел дәүләт белән еллар буе идарә итүчеләр турында. Һәм барысы өчен дә җавап бирү көне, котылгысыз азак, кырыс, әмма дә ләкин бик тә лаеклы җәза хакында.

Төгәл 80 ел элек – 1946 елның октябрь аенда, айның кыл уртасында Нюренберг шәһәре төрмәсенең спорт залына куелган дарга чиратлаштырып иң ата фашистларны менгерәләр. Төнге икенче яртыдан иртәнге өчкә кадәрге вакыт аралыгында ун адәми зат, кеше рәвешендәге ун ерткыч – Өченче рейхның төп җитәкчеләре, Гитлерның фикердәш, теләктәш, көрәштәшләре бер-бер артлы теге дөньяга озатыла. Нюренберг халыкара хәрби трибуналының хөкем карары нигезендә.

Кешеләр өстендә үткәрелгән коточкыч тәҗрибәләр, халыкны күпләп юк итү пунктлары, газ камералары, дистәләгән концентрацион лагерьлар. Шуларда вакытсыз гомере өзелгән ким дигәндә 12 миллион кеше. Шул исәптән 6 миллион яһүднең башын ашаган Холокост. Тагын да олырак әшәкелек – Гитлер башлаган, алты ел буе барган Икенче Бөтендөнья сугышы. Шул глобаль канкоеш һәм алда искәртелгән геноцид гомерен кискәннәрнең гомуми саны 65–70 миллион белән исәпләнелә – төгәл санны әлегә кадәр беркем дә белми. Барысына да өстәп җимерелгән меңләгән авыл, шәһәрләр, имгәтелгән язмышлар...

Билгеле булганча, Гитлер үзе союзниклар кулына эләкмәс өчен агу эчеп үлә. Гиммлер, Геббельс, Мартин Борманнар да аның юлыннан китә – үз-үзләренә кул салалар. Авиация башкомандующие, рейхсмаршал Герман Геринг иртәгә асалар дигән көнне цианлы калий кабып, дардан котыла. Калган төп нацистлардан, әйткәнебезчә, ун зат – Германиянең тышкы эшләр министры Риббентроптан (халык аны күбрәк «Молотов–Риббентроп пакты» дип аталган килешү аша белә булыр) башлап, «Язның унҗиде мизгеле» фильмында күренгәләп киткән СС җитәкчесе Кальтенбруннерга, Генераль штаб башлыгы Кейтельгә чаклы – барысы да гомерләрен элмәктә тәмамлый. Дистәләгән башка палачлар төрле срокларга төрмәгә озатыла.

Бер караганда, гаҗәптән дә гаҗәп хәл: Европа материгында, ХХ гасырда башка халыкларны күралмаган, аларның барысын да түбән сортлыга чыгарган теория-идеология яралып, кешелек үз гомерендә күрмәгән олы сугышка кереп китсен, алты ел буенча дистәләгән халыклар бер-беренең җанын кыйсын инде.

Бу хәл, беренчедән, демократиядән файдаланып, явыз көчләрнең властька килүен, килеп шул демократияне тиз арада юкка чыгаруын аңлатса, икенчедән, диктатура шартларында халык массаларын миңгерәүләтү-исертүнең, аларны башка илләргә өстерүнең никадәр җиңел икәнен дә ассызыклый. «Сез миңа бар булган мәгълүмат чараларын гына бирегез, теләсә кайсы халыктан тиз арада дуңгыз көтүе ясыйм». Бу – пропаганда министры, халыкны саташтыру, зомбилаштыру даһие Йозеф Геббельс әйткән сүзләр. Ясадылар да. 70 миллионлы немец халкыннан дуңгыздан бигрәк кансыз һәм рәхимсез вәхшиләр көтүе әвәләделәр. Менә сезгә пропаганда дигән коткының көче һәм куәте. Менә сезгә бөтен дөнья белгән бөек акыл ияләре – Кант, Гегель, Шопенгауэрларны, мәшһүр Гете, Шиллер, Бетховеннарны биргән алман халкы, аның гамәлләре. Мәгърифәтлелек тә, гыйлем дә пропаганда алдында, диктаторлар алдында көчсез икән бит.  

Җинаятьчеләр тиешле җәзасын алса да, фашизм дигән хурлыклы күренеш Җир йөзеннән тулысынча себереп түгелмәгән әле. Язуларынча, Германиянең үзендә дә, башка тарафларда да 80–90 ел элек кылынган әшәкелекләрне аклаган кешеләр, төркемнәр бар. Сез нацизм һәр күзәнәге агулаган теге ун адәм актыкларының берсе – Фриц Зукельнең эшафоттагы соңгы сүзләренә генә игътибар итегез. Аларда бернинди үкенү, тәүбәгә килү юк. «Мин дөньядан гаепсез көенчә китәм. Хөкем карары бөтенләй дә дөрес түгел. Ходаем, Германияне сакла һәм якла, аны яңадан бөек ит! Яшәсен Германия!» Биредә бөкрене кабер генә төзәтә, диясе генә кала...

Һәр күренешнең сәбәбе була. Сәбәп теге яки бу нәтиҗәләргә китерә. Канечкеч теория нигезендә яралган вәхши идеология, немец халкының аңа җиңел генә исерүенең төбендә нәрсә ята соң? Беренче Бөтендөнья сугышы, Германиянең андагы җиңелүе ята. Җиңелүләр дә төрле булган кебек, җиңүчеләрнең кыланмышлары да бер-берсеннән шактый аерыла. Версаль килешүе нигезендә илне артыгын кискәләмәсәләр, аның шактый олы территорияләрен тартып алмасалар, репарацияләр нигезендә немец дәүләтен артыгын таламасалар, кимсетмәсәләр, халык бәлки Гитлерга иярмәгән, аның тәгълиматына ышанмаган да булыр иде. Гёте ватандашларында реванш кәефләре яралмас, нацизм тумас иде. Тик «җиңүчеләр һәрчак хаклы» дигән кагыйдә артыгы белән үтәлә һәм тарихта, кем әйтмешли, шарт фигыль юк. Буласылар инде 1918 елда да, фюрер хакимияткә килгән 1933 елда да, Икенче олы сугыш башы салган 1939 елның көзендә дә булган. Бернәрсәне дә үзгәртеп булмый. Үткәннәрдән сабак аласы гына кала. Әмма, белүебезчә, сабак беркайчан да тиешенчә алынмый.

Сабак димәктән. Нюренберг трибуналы кебек мәхкәмәләр, алар карары нигезендә җинаятьчеләргә җәза бирү, халык күпләп башын салган һәр сугыштан, һәр хәрби конфликттан соң оештырылырга тиештер. Тик... Тик, мәсәлән, шул ук Трампны, Ирандагы мәктәпкә ракета аткан, дистәләгән баланың җанын кыйган өчен, тимер читлеккә ябып, кем Гаагага илтә? Андый көч, андый орган әлегә юк. Теләсә кайсы явызны авызлыкларлык, суд каршына бастырырлык, хөкем итәрлек халыкара институт кирәктер кешелеккә. Олы вәкаләтләре һәм дә үз кораллы көчләре булган. Җәзасызлык кайберәүләрне артыгын азындырмасын, ул гадәти хәл булмасын өчен. 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре