Җинаятьчеләрне СВОга җибәрү турындагы закон кабул ителгән

Дәүләт Думасы пленар утырышында, хәрби хезмәт узу турында контрактка кул куйган очракта, гаепләнүчегә карата кузгатылган җинаять эшен туктату турында закон проектын берьюлы икенче һәм өченче укылышта кабул иткән, дип яза “РБК”.

Закон проектында Җинаять кодексының 78.1 статьясын үзгәртү тәкъдим ителгән. Анда мобилизация, хәрби хәл чорында хәрби хезмәткә контракт төзүчеләрне җинаять җаваплылыгыннан азат итү тәртибе билгеләнә. Моңа кадәр анда үзләренә карата кузгатылган җинаять эше буенча башлангыч тикшерү туктатып торылган кешеләрнең генә җаваплылыктан азат ителүе (билгеле бер җинаять кылучылардан тыш) күздә тотылган булган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре