«Инде үлдем дигән чаклар күп булды»: СВОда катнашкан егетләр «Абилимпикс»ка әзерләнә

Казанда СВОда катнашкан ир-егетләр арасында «Абилимпикс» чемпионаты башлана. Тәүге мәртәбә. Анда Россиянең төрле төбәкләреннән 400 дән артык кеше катнашыр дип көтелә. 26 сы – Татарстаннан. Егетләр 15 юнәлеш буенча көч сынашачак. Иң җитез һәм оста куллыларны ачыклаудан бигрәк, рух ныклыгын күрсәтү ниятеннән дә оештыралар бу чараны. «ВТ» журналисты чемпионатта чыгыш ясаячак Биектау, Актаныш, Түбән Кама егетләренең хәлен белеште.

«Йортымны саласы иде»

43 яшьлек Рөстәм Танташев Биектау районының Дөбъяз авылында яши. Өлешчә мобилизация башлангач, үз теләге белән илне сакларга чыгып китә. Өйдәгеләргә исә чакыру килгән, дип әйтә.

– Япь-яшь егетләрне ала башладылар. Шуны күрдем дә, 40 яшеңдә ничек оялмыйча монда ятасың дип, мин дә киттем. Медицина тикшеренүе узып китәсе булса, мине алмыйлар иде. Ул вакытта III группа инвалид та идем әле мин. Аякларымда тимер бар иде, – дип сөйли Рөстәм. – Мин кая барасымны белдем. Дөрес, безне монда бик яхшы итеп әзерләделәр. Әйбәт укыттылар. Ул белемнәр тегендә баргач кирәк булды. Бер-беребезне сакларга өйрәндек. Белеп эшләгәч, бөтен шартын үти идек. Командирыбыз да – бик белемле кеше. Барыбыз да исән калсын өчен тырышты. Андый чакта дөрес юнәлеш күрсәтү командирдан тора. 2024 елда аякларым имгәнде. Аяктагы тимерләр урыныннан күчкән, бот сөяге ашалып беткән иде. Катлаулы операцияләр кичердем. Тимерле аяк белән китсәм, протез белән кайттым.

Хатыны белән ике бала үстерә Рөстәм. Кечкенәсенә әле 1 генә яшь. Тормыш мәшәкатьләре белән янып йөргән чагы.

– Авылда үз өебез белән яшибез. Йорт төзи башламакчы идем, каршылыклар килеп чыкты. Җиребезне рәсмиләштерә алмыйча йөрибез. Авыл уртасында кишәрлегебез бар. Күрше-тирәдә өйләр салып чыктылар инде, безгә рөхсәт итми торалар, – ди ул.

«Абилимпикс»та Рөстәм үзен БПЛА операторлары ярышында сынап карамакчы. Яхшылап өйрәнгән, Лаеш районына барып, махсус укып та кайткан. «Ярышта катнашып, үземә зур тәҗрибә туплармын дип уйлыйм. Бераз гына дулкынлану булса да, җиңүгә өмет бар», – дие ул. Уку дигәннән, Рөстәм Казан аграр университетына укырга кергән. Читтән торып, урман эше факультетының беренче курсын тәмамлаган. Әлегә сак хезмәтендә эшли икән. Озак басып тору ярамаганны искә алып, утырып кына эшләү мөмкинлеген биргәннәр.

– Бер генә теләгем: тизрәк егетләр өйләренә кайтсын иде. Өчәр ел хезмәт итүчеләре бар бит. Аларны гел уйлыйм. Арабыздан киткәннәр дә гел истә. Андагы хәлләрне бик озак оныта алмам әле, – ди ул.

«Йөрәк түрендәге язу саклады»

Актаныш районының Шәрип авылы егете 34 яшьлек Ринат Сабирҗанов СВОдан ике аягын да имгәтеп кайта. Икесенә дә мина кыйпылчыгы эләгә. 7 госпитальдә дәваланырга туры килә аңа, 3 катлаулы операция ясыйлар.

– Яшермим, инде үлдем дигән чаклар күп булды, – ди Ринат. – Безнең взводта һәркемнең күкрәк кесәсендә кадерле язуы бар иде. Күбесенчә – өйдәгеләрдән килгән хатлар. Кайберәүләр гаиләсенең фотосын йөртә иде. Күбебезне дога саклады. Кая гына чыксак та, гел бер теләк белән йөрдек. Догасыз беркая чыкмый идек. Мин, арабыздан киткән егетләрне сагынып, әле дә елыйм. Ирләр еламый, диләр. Юк! Елыйсың икән ул. Адашым Ринат тәрбиягә алып үстерелгән бала иде. Һәлак булды. Аның акыллыгы, кешелеклелеге! Бик сагынам үзен. Андый егетләр бик күп иде...

Ринат хатыны белән бер кыз үстерә. СВОдан кайткач кына өйләнгән әле. Хатынның беренче никахтагы баласын бик яратып, «кызым» дип  кенә тора. Тиздән уртак сабыйлары дөньяга киләчәк.

– Мин элек гел эштә булдым. Инженер-проектлаучы булып эшләдем. Махсус хәрби операциядән соң, тормышны бик яхшы аңладым. Хатыным белән аңа кадәр таныш идек, аралашып тордык. Ә инде өйгә кайткач, өйләнергә карар кылдым. Аннан исән кайтканмын икән, димәк, мин монда кирәк. Гомер заяга узарга тиеш түгел, дидем. Юристлыкка укырга кердем, – ди сөйли Ринат. –  Шөкер, тыныч тормышка әйләнеп кайткач, югалып калмадык. Дәүләт ярдәм кулын сузды. Бөтен мөмкинлекләр дә бар. Теләк кенә кирәк. «Абилимпикс»та «Веб-разработка» юнәлешендә чыгыш ясарга җыенам. Миңа бик кызык юнәлеш. Күңелдә җиңүгә өмет бар. Татарстан данын яклый алырбыз, дип уйлыйм.

«Берүзем исән калдым»

Түбән Кама егете Рихат Бәшировка 36 яшь. Өлешчә мобилизация башлангач, аңа да чакыру килә.

– Алда ни көтәсен аңлап киттем. Башка кайтып булмас, дигән уйларым да булды. Якыннарым белән саубуллашканда да соңгы мәртәбә күрешәбез дип уйладым. Анда бит бөтенләй башка дөнья. Тыныч тормыштагы мәшәкатьләр анда чүп кенә кебек тоела. СВОга китәсемне әйткәч, өйдәгеләр ни дияргә белмәде. Бар да бик тиз булды. Елап, үксеп, кайгырып торырга вакыт калмады. Миңа җыенырга 2 сәгать бирделәр. Әнә шуңа да өйдәгеләр ни булганын сизми дә калды, – дип сөйли ул. – Үлем гел сагалап йөрде. Әмма гомерем бетмәгән булган икән. Бервакыт бөтен взводыбыз дошман һөҗүменә дучар булды. Берүзем исән чыктым. Мин юл кырыена чыгып очканмын.

Контузия алгач, Рихатны кайтарып җибәрәләр. Тик монда кайткач, яңадан үз эшенә чыга алмый ул.

– Махсус операциядәгеләрнең эш урыны, хезмәт хакы саклана дисәләр дә, минем очракта башкачарак килеп чыкты. Вазыйфамны түбәнәйтеп, акчамны киметеп куйганнар иде. Риза булмыйча, эштән китеп бардым, – ди Рихат. – Әлегә эшләмим. «Батырлар. Герои Татарстана» программасында катнашам. Тик торганым юк әле. СВОдагы егетләргә ярдәм җыю белән шөгыльләнәбез. Без аларны онытырга тиеш түгел!

«Абилимпикс»та ул машиналар ремонтлау юнәлешендә ярышачак. Җиңәргә өметләнә егет. «Әтием Рушан кечкенәдән үз янында йөртте. Машинаны да биш бармагым кебек беләм», – ди ул.

Рәсим Баксиков, Россия Герое, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Иҗтимагый теләктәшлек штабы әгъзасы:

– Бу чемпионатта катнашучы егетләр ярдәмендә без калганнарга үрнәк күрсәтәбез. Алар, нинди генә җәрәхәт алуга карамастан, югалып калмады. Иң элек үзләрен ничек бар шулай кабул итеп, алга таба яшәргә көч тапты. Махсус хәрби операциядән имгәнеп кайткан ир-егетләр алга таба да тормыш дәвам иткәнен аңлап яшәргә тиеш. Алар белән элемтәбез нык. Үзем аралашып торган бер генә егетнең дә төшенкелеккә бирелгәне булмады. Югалып калалар икән, аларны табып, тыныч тормышка кайтарырга, юл күрсәтергә кирәк. Ә инде чемпионатта катнашучыларга җиңү теләп калам. Аларның һәрберсе – җиңүче.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

фейк Украина Донбасс Луганск Донецк ЛНР ДНР махсус хәрби операция Россия Герое Лисичанск мобилизация Мобилизацияләнгән СВО "специальная военная операция контракт буенча хезмәт эвакуированные эвакуируемые донецкая луганская переселенцы "служба по контракту" мобилизованные "герой россии" "батальон" "батальоннар" "МХО" "контрактники" "контракт төзүчеләргә" "контрактчыларның" санкции импортозамещение

Көн хәбәре