Авария бүген таң белән республиканың Әлмәт районында, Ак Чишмә авылы янында килеп чыккан. «КАМАЗ» һәм җиңел машина капма-каршы бәрелешкән. Нәтиҗәдә, җиңел автомобиль йөк машинасы астында калган. Авариядә җиңел машина йөртүчесе һәлак булган. Бу хакта «Татар-информ»га шаһитлар хәбәр итте.
«ВАЗ автомобиле йөртүчесе, башлангыч мәгълүматлар буенча, куркынычсыз тизлек сайламаган. Ул идарәне югалтып, каршы як полосага чыккан һәм "КАМАЗ" автомобиле белән бәрелешкән», – дип хәбәр иттеләр республика Дәүләт автоинспекциясендә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез