Инфляция дефляцияне җиңә

Дүшәмбе көнне Дәүләт Думасында бюджет карый башладылар. Финанс министрлыгы алдагы өч елга финанс планын өстәлгә кертеп салды. Шунысы кызык: депутатлар берьюлы 2025 ел бюджетының яңа версиясен кабул итү белән дә мәшгуль. Бу инде быелгы бюджетны икенче тапкыр төзәтү. Үткән елгы исәпләр быелгы хисапка туры килми. Алдагы өч еллык бюджетның язмышын шуннан чамаларга була. Планнар төзергә мөмкин һәм кирәк тә, әмма алар киләсе елда янә төзәтелер төсле. 2025 ел бюджеты белән ни өчен һаман да  матавыкланалар? Керемнәр пландагыга караганда күпкә кечерәк чөнки. 2026 ел бюджеты белән дә шулай ук булмагае.

Депутатлар арасында салым сәясәтенә ачыктан-ачык каршы чыгучылар бар. НДС салымын 20 дән 22 гә кадәр күтәрү икътисадка тискәре тәэсир ясар, диләр. Яңа бюджет проектын миллиардер Дерипаска кискен тәнкыйтьли. Ул депутат түгел, олигарх кына, әмма Финанс министрлыгы проектыннан бер дә канәгать түгел. Проектны «тылсымлы» дип атый, хөкүмәт өметләнгән яшерен резервларны «магия» ди. Ягъни чынбарлыкка туры килми. «Гомумән алганда, хыяллар, хыяллар...» – дип бәя бирә. Дерипаска тәнкыйте инвестицияләр өчен акча каралмаганга шулай кискен. Әмма акчаны каян аласың? Инвестицияләрдән башка да алга бару мөмкин түгел, анысы да хак.

Макроикътисадый анализ һәм кыска сроклы фаразлар үзәге (ЦМАКП), быел 129 төп продукциянең 73 процентын җитештерү кимеде, дип чаң суга. Җитештерү кимегәч, бюджетта акча арта аламы? Финанс министрлыгы, арта ала, ди әнә. Салымнарны күтәрсәк, триллион сумнан артык акча керәчәк, ди. НДС салымы җитештерелгән продукция белән турыдан-туры бәйлелектә тора. Җитештерү артса – салым арта, кимесә – кими. Салымны күтәргәч, җитештерү артыр дигән өмет кысыр өметкә охшаган. Хәер, бәяләр күтәрелсә, салымнар күбрәк керәчәк. Финансчылар август аендагы дефляция янә инфляция белән алышына, диләр. Димәк, августта фанфаралар кагу урынсыз булган. Төп ставканы төшерү дә үзен акламаган. Думаның Финанс базарлары буенча комитет рәисе Аксаков быел төп ставка 15 проценттан да түбәнәймәс, ди. Инфляция биюен тизләтсә, Үзәк банк ставканы күтәрергә дә мөмкин, шундый вәгъдәсе бар. Кыскасы, бюджет кабул ителгәнче үк искермәгәе.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре