Россиядә Халыкара Петербург икътисадый форумы узды. Төрле тармак вәкилләре икътисадның үсеше хакында карашлары белән уртаклашты. Владимир Путин чыгышы гадәттәгечә оптимизм белән сугарылган иде. Ул һәрвакытта да бары тик уңай үзгәрешләрне генә күрә: инфляциянең түбәнәюен әйтә, икътисадны «балансланган үсеш траекториясе»нә күчерүне таләп итә.
Министрлар һәм финанс җитәкчеләре «траектория» турында үзара бәхәс алып бара. Үзәк банк җитәкчесе Эльвира Нәбиуллина үсешнең элекке ресурслары бетүен, яңа мөмкинлекләр эзләргә кирәклеген әйтә. Икътисадый үсеш министры Максим Решетников аның белән килешеп үк бетми, икътисадый үсеш моделен кискен үзгәртү яхшылыкка илтмәс, ди, бик сак үзгәрешләр белән чикләнергә чакыра. Аның икътисадка бәясе кискен. «Цифрларга карасаң, суыну бара, ә агымдагы тоемлау буенча инде рецессия чигендә», – дип бәяли. Финанс министры Антон Силуанов аларның берсе белән дә килешми. «Без санкцияләр чолганышында яшибез, ә сез модельне алыштыру турында сүз алып барасыз. Без технологик суверенитетка йөз тотарга тиешбез. Модель эшли», – ди.
Министрлар шулай үзара бәхәсләшкәндә, Думаның бюджет комитеты җитәкчесе Андрей Макаров бөтенләй хәвефле фараз ясый: акча бетү сәбәпле, Россия СССР язмышын кабатларга мөмкин, дип куркыта. Аның фикерен шунда ук кире кагалар, әлбәттә. Бюджет дефициты чынлап та зур, әмма аны каплау өчен акча табу юллары әлегә бар. Саклык банкы җитәкчесе: «Бүген без долларга карата 78–79 сум дәрәҗәсендәге курсны күзәтәбез. Моның тәэсирен... иң беренче чиратта, бюджет тоя. Без күрәбез: бюджет зуррак дефицит белән очраша, һәм ел ахырында Финанс министрлыгы бу дефицитны яңа чыганаклар исәбенә каплау ихтыяҗы алдында калачак, – ди һәм доллар курсын йөзгә тигезләргә чакыра. Курсны 120 итсәң, бюджет тагын да тизрәк тулачак. Сумның курсы күтәрелү импорт товарлар бәясен үстерәчәк. Әмма РССП җитәкчесе Шохин әфәнде, россиялеләрнең аннан да зуррак курс күргәннәре бар, чыдарлар, дип юата. Ул гына җитмәсә, тарифларны күтәреп була. Коммуналь түләүләр рәсми инфляцияне болай да күпкә узып арта. Ростелеком исә корпоратив мобиль элемтә бәясен 40 процентка күтәрергә җыена. Вузда уку бәяләре 50 проценттан да югарыгарак ашачак, диләр. Азык-төлек инфляциясе болай да ике урынлы сан белән исәпләнә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез