Газетага язылу

Интернетта бер кыз белән танышкан яшүсмерне тимер юл шартлатырга мәҗбүр иткәннәр

Брянскида 17 яшьлек егет тимер юлны шартлатырга тырышып караган.

Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Яшүсмер 2026 елның апрелендә «Дайвинчик» сервисы аша бер кыз белән танышкан. Ул аңа үзенең шәхси фотоларын җибәрәгән, бик актив аралашкан, «ялгыш» кына дәүләт хезмәтләре порталына охшаган сайтка сылтама да җибәргән.

Шуннан соң аңа үзен «шәхси мәгълүматлар буенча» куркынычсызлык хезмәте хезмәткәре дип таныштырып, ниндидер бер хатын-кыз шалтыраткан. Мәгълүматлар таралмасын өчен, ул яшүсмергә биремнәрне үтәргә тәкъдим иткән.

Видеоэлемтә буенча ул аңа куратор билгеләнүе турында әйтә. Егет төрле шәһәрләрдә курьер ролендә берничә биремне үтәгән, ә 2 майда Брянскига барган, схрон эзләп тапкан һәм кулдан ясалган шартлаткыч җайланма җыйган. Яшүсмер шартлаткычны җыеп, тимер юлга китә, аны рельска сала, ләкин аны активлаштыра алмый.

Егеткә диверсиягә омтылу буенча җинаять эше кузгатылган, хәзер ул сак астына алынган. Гаебен тулысынча таныган яшүсмергә 10 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре