Җиңү хакына. «Ватанны саклаучылар» фондыны килүчеләрнең гозерләре нинди?

«Ватанны саклаучылар» фондының Татарстандагы филиалына халык эзен суытмый. Кукмарадан Фәния Сабированы да йөрәгендә әле сүнмәгән өмет очкыны бирегә алып килгән әнә. Ана улын эзли. Өч ай инде хәбәргә чыкмый икән газизе.

Улым, контракт төзеп, 3 майда махсус хәрби операциягә китте, – дип сөйли Фәния Сабирова. – Хәбәре юк. Кайларга гына мөрәҗәгать итмәдем, язмадым, сорашмадым, бер җирдә дә мәгълүмат юк. Улыма – 34 яшь...

Фондка ул үз районындагы социаль координаторы – Гөлзия Хисмәтуллина белән килгән. «Табарбыз, Фәния апа, табачакбыз!» – дип, ананы тынычландырып торырга ярый ул бар. Гомумән, социаль координаторның ярдәмен даими тоя Фәния апа. «Булыша, яза, шалтырата, тырыша», – дип соклана ул аңа.

Фәния Сабированың очрагы җиңелләрдән түгел. Якын кешеләрен көткәннәр уңай җавап ишетә алса икән... Ә фондка мөрәҗәгатьләр моның белән генә чикләнми әле...

Бер елга нәтиҗә

«Ватанны саклаучылар» фондының Татарстандагы филиалы узган елның 31 маенда ачылып (Казан шәһәре, Ямашев проспекты, 1), июнь башыннан инде мөрәҗәгатьләр кабул итә башлады. Шушы вакыт эчендә фонд филиалына 18 меңнән артык кеше килеп, үз гозерләрен җиткергән.

(ЦИТАТА) – Төп бурычыбыз – махсус хәрби операция ветераннары һәм анда һәлак булган сугышчыларның якыннарына ярдәм күрсәтү. Беренчеләренә без гадәти тормышка кайтырга ярдәм итәргә тиеш. Филиал ачылганнан бирле 18,5 мең кешедән 28 меңләп сорау кабул иттек, – ди филиал җитәкчесе Гүзәл Удачина.

Гүзәл Удачина әйтүенчә, махсус хәрби операция ветераннары дигәндә аларның хәрби хәрәкәтләрдә нинди сыйфатта катнашуына әһәмият бирмиләр.

– Алар барысы да безнеке, безнең игътибар үзәгендә. Мобилизацияләнгән хәрбиме ул, контрактчымы, шәхси хәрби компанияләрдә катнашучылармы – безнең өчен аерма юк, – диде филиал җитәкчесе.

Фонд эше, сәгать телләре кебек, бер көйгә салынган инде. Хәзерге вакытта Татарстан филиалында 69 хезмәткәр исәпләнә. Республика шәһәр-районнарында социаль координаторлар эшли. Дөрес, барысында да түгел әле. Ел азагына барысында да булачак дип ышандыралар. Татарстан филиалында психолог, юрист, хәрби комиссариат вәкилләре дә хезмәт күрсәтә.

Ярдәм өчен акча сорамыйлар!

Фонд мөрәҗәгать итүчеләргә бушлай ярдәм итә! Филиал җитәкчесе моны кат-кат искәртте. Кая барып бәрелергә, кемнән ярдәм сорарга белмәгәннәрдән оста файдаланучылар бар чөнки. Гүзәл Удачина сүзләренчә, фондның ялган сайтлары барлыкка килә башлаган.

– Фондның социаль челтәрләрдә сәхифәләре һәм мессенджерларда төркемнәре бар. Анда да мәгълүмат алырга һәм сораулар бирергә мөмкин. Шулай ук сайтыбыз эшли. Әмма соңгы арада фейк сәхифәләр булдыручы һәм үз хезмәтләре өчен акча сораучы мошенниклар барлыкка килә башлады, – диде ул. – Уяу булырга чакырам. Бу сайтларда ярдәм һәм консультацияләр өчен дистәләгән мең сум акча сорыйлар. «Ватанны саклаучылар» фонды түләүсез нигездә хезмәт күрсәтә!

Гозерләре нинди?

Кемгә – акча, кайсыларына – психолог, кемгәдер протез кирәк. Фондка мөрәҗәгать итүчеләрнең сораулары төрле. «Һәркайсына аерым һәм җентекле игътибар бирелә», – ди Гүзәл Удачина. Хәзерге вакытта 5128 кеше фонд хезмәткәрләре карамагында кала.

Мөрәҗәгатьләрнең күп өлеше социаль ярдәм чараларына кагыла икән. Алар, чынлап та, бик күп. Федераль, төбәк дәрәҗәсендәгеләр, дисеңме. Шуңа күрә социаль координаторларның төп бурычларының берсе – кемгә нинди ярдәм каралганын, кемнең кайсына дәгъва итүен төгәл аңлату.

– Мөрәҗәгатьләр саны буенча икенче урында гамәлдәге хәрби хезмәткәрләрнең сораулары тора. Гадәттә алар фондка ялга кайткан вакытта килә. Барыннан да бигрәк аларны махсус хәрби операциядә катнашуга бәйле акчалата түләү мәсьәләсе борчый, – дип аңлатты Гүзәл Удачина. Шулай ук хәрбиләр хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы таныклыгын алу мәсьәләсе белән дә килә икән.

Махсус хәрби операция инвалидларына ярдәм күрсәтү дә фонд алып бара торган эшчәнлекнең берсе булып тора. Әйтик, биредә аларга тернәкләнү, протез, инвалид арбасы һәм башка кирәк-яраклар юнәтүдә булышалар. Моңа өстәп инвалидларга торакларын «Акыллы йорт» системасы белән җиһазлау да мөмкин. Инде ике ветеран шушы мөмкинлектән файдаланган да. Тагын өч дистәсе гариза тапшырган.

Махсус хәрби операция ветераннарының белем эстисе, яңа һөнәр үзләштерәсе килсә дә, фондка мөрәҗәгать итә ала. Кире какмыйлар!

– Хәрби хәрәкәтләр зонасыннан кайткан ветераннарның 83 проценты эшкә урнаштырылган. Калган 17 проценты белән без бу юнәлештә эшне дәвам итәбез, – ди Гүзәл Удачина.

Моңа өстәп яраланган хәрбиләргә тернәкләнүдә ярдәм итәләр, медицина оешмаларында чираттан тыш хезмәт күрсәтү, тирәнтен диспансеризация каралган. Сүз уңаеннан, анысын махсус хәрби операциядән кайтучыларның 71 проценты үткән инде.

Депутатлар булыша

«Ватанны саклаучылар» фонды барлыкка килгәнче, махсус хәрби операциягә бәйле сорауларны депутатлар кысасындагы эшче төркем контрольдә тоткан. Бу хакта Дәүләт Советы депутаты, «Мәрхәмәт» хатын-кыз депутатлар берлеге җитәкчесе Алсу Нәбиева әйтте. Элек башлаган эшне хәзер фонд белән алып баралар. Бергә җиңелрәк тә, нәтиҗәлерәк тә! Алсу Нәбиева әйтүенчә, хәзер социаль координаторлар белән тыгыз элемтәдә торалар.

Депутат сүзләренчә, хәзерге вакытта «Мәрхәмәт» берләшмәсе «Ватанны саклаучылар» махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү дәүләт фонды рәисе Анна Цивилева белән мәгърифәтчелек эшчәнлеге турында килешү имзалаган. Аның нигезендә махсус операциядә катнашучыларга, аннан кире әйләнеп кайтканнан соң, кыска вакытлы уку курсларын узу мөмкинлеге бирелә.

Моннан тыш, Татарстанда махсус операциядә катнашучыларның хатыннары өчен дә төрле юнәлешләр буенча курслар оештырылган. Әйтик, гүзәл затларны бигрәк тә хисап эшенә бәйле курслар кызыксындырган. Курсларда 156 хатын-кыз укыган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре