Газетага язылу

Инвалид балалары булган гаиләләргә 1%лы ипотека бирергә тәкъдим иттеләр

Дәүләт Думасы депутаты, Дума фракциясе башлыгы Сергей Миронов Премьер-министр Михаил Мишустинга инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләр өчен махсус ипотека программасы булдыру тәкъдиме белән мөрәҗәгать итте.

Бу хакта мөрәҗәгать күчермәсенә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Миронов мондый гаиләләр өчен еллык 1% ставка белән ипотека программасын кертү мөмкинлеген карарга тәкъдим итә. Аның сүзләренчә, Россиядә 6% ставканы күздә тоткан «гаилә ипотекасы» программасы гражданнарның торак шартларын яхшыртырга ярдәм итә, әмма инвалид балалар тәрбияләүче ата-аналарның әлеге программа буенча торак алырга мөмкинлекләре юк.

Аның сүзләренчә, инвалид балалы гаиләләр дәвалануга, тернәкләндерүгә, медикаментларга һәм махсуслаштырылган тәрбиягә шактый чыгымнар тоталар. Миронов шулай ук социаль иминият фонды мәгълүматларына сылтама ясап, илдә 780 меңнән артык инвалид бала исәпләнүен дә искәртә. Аның сүзләренә караганда, бу гаиләләрнең күбесе яшәү шартларына мохтаҗ, чөнки инвалид коляскасындагы бала өчен стандарт булмаган планировка торак таләп ителә.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре