«Яңа бәрәңге алдыгызмы әле?» Бу юлы укучыларыбызга әнә шул сорау белән мөрәҗәгать иттек
«Үсәргә хуты бар»
Зөлфия Җәләева (Казан):
– Берничә көн элек кенә төшке ашка яңа бәрәңге пешердек. Ярый инде, бер дә юк түгел. Әле вакыты бар, үсәр бәлки. Яңгыр да явып китте ич. Сабаклары яшел, хуты бар әле үсәргә. Эреләрен ашка калдырдым, вагракларын кабыгы белән суда пешердем. Үсемлек мае, каймак салып, соус белән бик тәмле булды.
«Яңа бәрәңге – җәй тәме»
Лилия Фатыйхова (Мамадыш, Кече Кирмән):
– Узган ялларда беренче тапкыр алып карадык. Шөкер, уңыш яхшы күренә. Арада ваклары да, бик эреләре дә күренгәләде. Быел бәрәңге узган ел белән чагыштырганда 10 көнләп соңрак утыртылды. Узган елларда иртәрәк алып карый идек инде без. Бакчадан яңа казып алып кергән яшь бәрәңгедән дә тәмлерәк ризык бармы икән ул?! Өйдә ясалган сыер маенда суган кыздырып, өстенә сибеп тә җибәрсәң!.. Янына түтәлдән яңа гына җыеп кергән кыяр-помидор салаты... Җиләктән соң җәй тәме әнә шул инде ул.
«4 төпкә – 56 данә»
Мөхәррәм Мөхәммәтҗанов (Буа):
– Узган елгы бәрәңгедән соңгы якмыш (кыстыбыйны бу якларда шулай дип йөртәләр. - Авт.) пеште. Запас бетте. Шуңа да ашар өчен беренче тапкыр бәрәңге казып алдык. Дүрт төп, 1 метр буразна. Бу участок бер сутыйга якын. Шуннан 4 кг уңыш. 4 төпкә – 56 данә. Димәк, участокта бүген үк 500 кг (25 килолы 20 капчык) бәрәңге бар. Казырга 1 ай вакыт кала. Узган ел бу җирдә бакча җиләге иде. Бәрәңге үзенең формасы, шомалыгы белән күз явын алырлык. Берничәсендә кырмыска тешләгән эзләр күренә.
«Үземнеке, дип ашыйсың»
Гөлүсә Муллахмәтова (Әгерҗе):
– Шушы көннәрдә яңа бәрәңге алып карадык. Ашар өчен генә дип ниятләп, 15 майда 1 чиләк утырттым. Агуламадык. Май башында салкын булса да, вакытында җылысы да булды, яңгыры да яуды, шөкер! Казанга күчтәнәчкә дә алып бардым әле. Кабыгы белән духовкага тыгып, ак май ягып, рәхәтләнеп ашадык. Иң мөһиме: «үземнеке» дип ашыйсың! Өйгә кайткач, тагын өйдәгеләргә дә пешердем. Тәмле бит! Янына үзем тозлаган кыярын да куйдым. Уңыш бик әйбәт. Черемәсен генә инде! Бәрәңге белән икмәктән аермасын Ходай!
Фото: ru.freepik.com
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез