Электрон сертификатны, йөклелекнең 30 атнасыннан соң, хатын-кызлар консультациясендә рәсмиләштерергә мөмкин.
Дәүләт, медицина ярдәменә түләү өчен, йөкле хатын-кызларга 12 мең сумлык сертификат бирә. Бу хакта “РИА Новости” хәбәрчесенә Дәүләт Думасының Сәламәтлек саклау комитеты әгъзасы Тамара Фролова белдергән.
Сертификат акчасы медицина оешмалары арасында түбәндәгечә бүленә: 4 мең сумы булачак ананың сәламәтлеген күзәтеп торучы хатын-кызлар консультациясенә бирелә, 6 мең сумы бала тудыру йортына җибәрелә, калган 2 мең сумы сабыйның үсешен бер яшькә кадәр күзәтеп торырга тиешле балалар поликлиникасына билгеләнә.
Электрон сертификатны, бер бала көтүче булачак аналарга – йөклелекнең 30нчы атнасыннан соң, игезәк көтүчеләргә – йөклелекнең 28нче атнасыннан соң, хатын-кызлар консультациясендә рәсмиләштерергә мөмкин. Документ алу өчен паспорт, ОМС полисы һәм СНИЛС кирәк. Йөкле хатын-кыз сертификатны баласын тапканчы рәсмиләштерергә өлгермәсә, бу мәсьәләне бала тудыру йортында яки балалар поликлиникасында хәл итеп була.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез