Газетага язылу

Йокмый, әмма йончыта: псориаздан котылып буламы?

Аннан Җир шарында яшәүчеләрнең 3 проценты интегә. Кычытып әрнүе күңелгә тия, тышкы кыяфәте уңайсызлык тудыра. Йокмый, әмма бүгенге көндә дә нидән килеп чыкканлыгы тулысынча ачыкланмаган аутоиммун авыру санала ул. Бер караганда, чир дә сыман түгел, әмма ул аның турында онытканны «яратмый». Сүзебез – псориаз турында.

Нидән һәм ничек башлана?

Псориаз күп очракта нәселдән килә. Аны HLA (Human Leukocyte Antigens) гены йөртә. Организмында аның барлыгын кеше белмәскә дә мөмкин. Стресс, ангина, нерв системасы һәм ашказаны-эчәк авырулары кискенләшкәндә яки организмга Д витамины җитмәгәндә псориаз гены «уянып», үзен сиздерергә мөмкин.

Күп очракта ул баштан башлана һәм аны дерматит белән бутарга мөмкин. Әмма вакыт узуга, кубалаклы «утраучык»лар тәннең башка өлешләрендә дә пәйда була икән, димәк, бу – псориаз. Ул барлыкка килгән урын кычыта, кызарып тора. Псориазның бик күп төрләре бар. Тырнак пластинкасы белән буыннарны зарарлый торганы – иң катлаулысы санала.

Тиредә тирән җәрәхәтләр барлыкка килү, төрле инфекцияләр йоктыру, эндокрин системасы эшчәнлеге бозылу да псориаз килеп чыгуга сәбәп булырга мөмкин. Кайбер даруларны чама белән кулланмау, спиртлы эчемлекләр һәм тәмәке тарту аркасында да псориаз башланган очраклар булуы мәгълүм.

Беркемне аямый

Псориаз миндә булмас дип, беркем әйтә алмый. Ул – кешенең яшенә, яшәү шартларына да бик «игътибар бирми» торган мәкерле нәрсә. Еш кына: «Аны дәвалаудан файда юк, барыбер бетми ул», – диючеләр дә очрый. Әмма шулай дип аңа кул селтәргә кирәкми. Псориаз – тән тиресе ялкынсыну ул, ә һәрбер ялкынсыну аяныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Шуңа күрә аны вакытында дәваларга кирәк.

Ничек дәваланырга?

Бүген псориазны дәвалау буенча алымнар бихисап, аны азындырмас өчен махсус дарулар һәм мазьлар җитәрлек. Аны шулай ук халык медицинасы ярдәмендә җиңәргә тырышучылар да бар. Әмма әлеге чирнең ялкынсыну икәнен исәпкә алып, аларны табиб белән киңәшләшеп кенә куллануың хәерле.

Туклануга игътибар ит

Әлеге авыруны кисәтү максатыннан бик майлы ит, диңгез ризыклары һәм артык күп помидор ашаудан тыелу киңәш ителә.

Ә менә фолий кислотасы (бавыр, җиләк-җимеш, яшелчә, борчак, әфлисун согы), Е витамины (үсемлек майлары, брокколи, шпинат, фундук, арахис, миндаль) һәм омега-3 май кислотасына (скумбрия, лосось, сардина, форель һәм сельдь балыклары, җитен, соя, рапс майлары) бай булган ризыкларга өстенлек бирү файдага булыр.

Кояш ярыймы?

Псориаз белән интегүчеләргә кояш нурлары файдалы, әмма чаманы белергә кирәк. Кояшта йөрүне көненә 5–10 минут йөрүдән башларга һәм ничек тәэсир итүенә карап, вакытны аз-азлап арттырырга. Тиренең кояшта януыннан сакланырга! Псориаз «утраучык»лары кояшта кызарып янса, бу аның кабат яңа «утраучык»лар барлыкка килүенә сәбәп булырга мөмкин. Шуңа күрә монда чама хисен онытып җибәрмәү бик мөһим.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

Гөлнара Зиннәтуллина әзерләде

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре