Җавабын бар кеше дә белә бу сорауның: йокы ястык сорамый. Йокың килгәндә кайда, нәрсәгә ятуың мөһим түгел, күзләр үзеннән-үзе йомыла. Хәтта утырган урында ук изрәп йокыга киткәнеңне сизми дә каласың. Иң тәмле йокы, тәнең өчен бәхетнең үзе әнә шул вакыттадыр инде. Мендәр дә кирәкми, уңайлык та... Иң мөһиме: йокларга гына ярасын! Ә менә “үтереп” йокың килгәндә, күзләр ачып булмаслыкка әйләнгәндә йокларга ярамау, йокы белән көрәшү монысы, чыннан да, бик авыр нәрсә. Кемдер андый чакта кофе, куе чәй эчә, кемдер битләрен салкын су белән юа, кемдер хәрәкәтләнә – күнегүләр ясап ала... Киңәш итеп әйтелгән алымнары күп булса да, йокы дигәнең андый чакта тиз генә чигенми. “Биш кенә минут йоклап алырга иде”, – дигән вакытлар барыбызда да була. Бигрәк тә арыганда, алҗыганда 15-20 минут йокының да бик күп икәнен аңлыйсың. Кайчакта 5-6 сәгать йокыңны да алыштыра алар.
Шунысы да бар: йокы белән көрәшү җиңелләрдән булмаса да, килешәсездер, йокысызлык белән көрәшү дә җиңелләрдән түгел. Анысына да әллә ниләр эшләргә өйрәтәләр: санарга, йокы алдыннан җылы су белән коенырга... Тик кайчакта аларның берсе дә, хәтта дарулар да ярдәм итми. Күңелең дә тыныч кебек, борчылмыйсың да, көндез дә ятып йокламаган, корсак тулганчы ашамаган да... Укып та карыйсың, телефонны да кабызасың... Ул якка ятып карыйсың, бу якка... Йөреп киләсең, кайчакта утырып ашап та аласың... Юк, йокының әсәре дә юк. Андый чакта инде баш мие тулы куәтенә сиңа каршы эшли: очына чыгып булмый торган уйлар чолганышыннан ычкынып булмый, хаталар-үкенечләр... барысы да җаныңны кимерә. Тәүбәгә килүгә бер этәргеч ахрысы дип юансак кына инде.
Кеше өчен йокы килгәндә йоклый алмау да, йокларга кирәктә йокы килмәү, йоклап булмау да рәхәт әйбер түгел. Табиблар аларның икесе дә организм өчен бик зыянлы, күп төрле чирләргә башлангыч дип кисәтә. Шул ук вакытта фәлән сәгатьтә йокларга ятып, фәлән сәгать йоклауның файдалары турында да язып, сөйләп торалар. Саннары гына үзгәреп тора, ахрысы. Без үскәндә кешегә 7-8 сәгать йокы җитә дип сөйлиләр иде, хәзер, әнә, галимнәр адәм баласына тәүлеккә 12-14 сәгать йокы кирәк дип саный икән. Кайсы сәгатьләрдә йоклау файдалырак икәне дә аларга мәгълүм. Әйтик, иң “кыйммәтле” йокы кичке 7дән кичке 8гә кадәр. Бу вакыттагы 1 сәгать йокы 7сәгать йокыны алыштыра, ди. Аннан соң файда дигәнең акрынлап кими бара. Әйтик, 20-21дәге йокы 6 сәгать йокыга тиң булса, 23-24 сәгатьләрдәге йокы инде 3сәгатькә генә тиң кала. Шул пропорциядә кими барып, иртәнге 5тән-6га инде файда дигәнең нибары 1 минут тәшкил итә... Тик йокы дигәнең генә бу файдалар, файдалы сәгатьләр, зыяннар турында уйламый. Аның үз кануны: кайчан тели – шунда килә, теләмәсә – ялындыра... Адәм баласы аның кануннары каршында да көчсез...
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез