Йолдыз

Шәһәрдән кайтып авылда яши башлаган яшь гаилә сыер асрарга уйлады. Болай дип башласам, фантастикага охшый. Беренчедән, шәһәрдән кайтып авылда яшәүче яшь гаилә. Яшьләр бүген авылга атлыгып тормый. Эш юк, акча юк, мәктәп юк, хастаханә яки күңел ачу урыннары турында әйтәсе дә түгел.

Гадәттә, бер кибет була, анысында да бәяләр хәттин ашкан. Икенчедән, авыл кешесе хәзер мал асрарга тырышмый. Менә монысы сәеррәк. Хәзер икмәк бар, печән бүле. Мал азыгы хәстәрләү элеккегә караганда күпкә җайлырак. Тик асраучы сирәк. Сәер тоелса да, бу – чынбарлык. Кайбер чынбарлык фантастика кебек тоела. Шуңа бу язманы бүтәнчә башлап булмый.

Шәһәрдән кайтып авылда яши башлаган яшь гаилә сыер асрарга уйлады. Тынгысыз кешеләр инде, ялкауланып ята белмиләр. Беренче елны алар умарта алганнар иде. Күп түгел, унлап кына. Аны кышлатыр өчен җирне чокып, землянка шикеллерәк нәрсә ясап куйдылар. Үзләре подвал дип йөртәләр инде аны. Язын умарталарын чыгаргач, симәнәдән арткан бәрәңгеләрен дә шунда кертәләр. Әйбәт саклана. Һәрхәлдә, өй базындагы ише түгел.

Аннан соң тавыклар, казлар асрый башладылар. Йомыркасы да була, ите дә яхшы. Үзеңнеке бит инде. Хәзер кибеттән сатып алган ризыкның нәрсә икәнен дә белмисең бит. Әллә ул кытайлар ясаган йомырка, әллә... Хәтта кайбер итләрдән дә пластелин тәме килә. Ә монда үзең карап үстергән кош-корт, хәләл ит. Җан рәхәте. Менә шулай рәхәтләнеп яшәп ятканда хатын сүз башлады:

– Сыер асрап карасак, ничек булыр икән?

– Бик әйбәт булыр, – дип хуплады ире. – Тик аның өчен бит абзар ясарга кирәк. Ә мин быел гараж төзермен дигән идем.

Хатыны баш кагып елмайды да үзенекен әйтте:

– Алайса, бозау алыйк, аңа кечкенә бүлмә дә җитә. Үзебез карап үстергәч, сөтен дә мулдан бирер.

– И, адәм акыллары бар инде синдә! – дип сөенде ире. – Шулай итик, арзангаракка да төшәр.

Ире тиз арада иске такта-токтадан бүлмә кораштырып куйды. Озакламый күрше авыл фермасына барып, матур гына бер бикәч алып кайттылар. Сокланып карап тордылар, аннан муен астыннан сыйпап иркәләделәр.

– Маңгаенда йолдызга охшаш агы да бар, «Йолдыз» дип кушарбыз, – дип елмайды хатын.

Ир баш какты. Хатыннарның елмаюына карышырлык көч юк.

Хатыны, бозауга сөт җылытырга дип, өйгә кереп китте, ире, мал астына салырга печән чабып кайтыйм дип, матаен кабызды...

Хатын җылы сөт салынган имезлеген тотып абзарга чыкса... Очраклы хәлләр була инде ул... Ә монда ике очраклылык бергә туры килгән иде. Бозау ябылган бүлмәнең дә ишеге ачык калган, ир чыгып киткән капка да ябылмаган. Моңа кадәр мал асраганнары булмагач, игътибар җитеп бетмәгәндер, күрәсең. Һәм бозау да юк. Хатын анда-монда күз йөгертте дә: «Йолдыз! Йолдыз!» – дип чакыра-чакыра, ихатаны әйләнде. Бозау аваз салмады. Имезлектән аерылып кына сәхнәгә чыккан артистлардан аермалы буларак, ул әле үзенең Йолдыз икәнлеген белми иде. Ихатада ым-шым булмагач, хатын урамга атылып чыкты. Урамда да бозау күренмәде.

Башта хатын үзләренең урамын әйләнеп чыкты. Урамда бозау да, күрмәдеңме дип сорарлык адәм заты да очрамады. Ире кайткач, матайга атланып, бөтен авылны урадылар. Берәүне дә тапмагач, кибеткә керделәр. Гадәттә, бөтен яңа хәбәр кибетчедә була бит хәзер. Тик анда да беркем очрамады.

– Юк шул, бер бозау да кермәде, – диде кибетче, китабыннан башын күтәреп. – Хәтта Хәмдүнәнең ире дә күренмәде. Берәр нәрсә алып җибәрегез...

Көннәре бозау юллап узды. Ташландык йортларның ихаталарын карап чыктылар. Кеше яши торганнарының капкалары бикле иде. Берничәсен шакып та фәтва тапмагач, кул селтәделәр – адәм дә үтә алмаган капкадан бозау керәмени инде. «Йолдыз! Йолдыз!» – дип кычкырып йөри торгач, күк йөзендә йолдызлар хасил булды, ә бозау күренмәде. Авылда бозау да, аны урларлык кеше дә, күрмәдеңме дип сорарлык сыңар җан иясе дә юк иде. Капка төбендә үз-үзе белән сөйләшеп утырган Хакимә корткадан җүн чыкмады, аның колагы ишетми иде.

Икенче көнне тавыкка пешерерлек бәрәңге алырга дип подвалга төшкән хатын куркуыннан сикереп куйды. Почмакта нәрсәдер селкенә, ә ишектән төшкән саран яктылыкта ике күз шәйләнә иде. Хатын ишеккә ташланды, теге җан иясе артыннан иярде. Инде ишекне яптым гына дигәндә, хатын аның маңгаендагы акны шәйләп калды.

– Йолдыз? – Хатынның куркуы шундук җилгә очты. – Йолдыз! Ничек килеп кердең син монда?

Йолдыз җавап бирмәде. Ул әле сөйләшә белми иде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре