Газетага язылу

Йомры мәшәкать: авыл халкы кош-корт ала башлады

Яз җиттеме, авыл урамнарына үзенә күрә бер җанлылык керә: капка төпләреннән сары йомгактай чебиләрнең, үрдәк-каз бәбкәләренең тавышы ишетелә башлый. Бу – авыл халкы өчен җаваплы һәм шул ук вакытта куанычлы чор да. Быел кош-корт базарында хәлләр ничек? Чебине сатып алу отышлымы, әллә үзең чыгару яхшыракмы?

Йомры мәшәкать: авыл халкы кош-корт ала башлады
Илдар Мөхәммәтҗанов

Рәхәт бәхет

Кукмара районының Ядегәр авылында яшәүче Райнур Әсхәдуллин үрдәк, күркә бәбкәсе, чебиләр сата.

 

– Халык кош-кортны хәзер теләсә кайсы вакытта сатып ала. Инде бройлерны үстереп, эшкәртүчеләр дә бар. Узган ел белән чагыштырганда, күркәдән башка кош-корт бәяләре 20–30 сумга гына артты. Ә менә күркә шактыйга кыйммәтләнде. Бер айлыгында аерма – 300 сум тирәсе. Кош-кортны күпләп үстермибез, шуңа күрә барысы да сатылып бетеп бара. Авылдашлар да, күрше-тирә авыл халкы да килеп ала, – ди ул.

 

Апас районыннан Мөхәммәтҗановлар гаиләсе дә ел саен күпләп кош-корт сатып ала. Быел да ике атна элек ун көнлек бройлерын, үрдәген, казын алып кайтып та куйганнар.

 

– Кем буш, шул ишегалдында бәбкә саклый. Эш әбигә дә, бәбигә дә җитә, – ди хуҗабикә Гөлсирин Мөхәммәтҗанова. – Кош-кортны төрлечә алабыз: эресен дә, вагын да. Элек бер көнлекләрне дә күп алдык, тик саклап бетереп булмагач, соңгы елларда бер айлыкларны алып кайта башлаган идек. Быел тагын вагракларны алып карадык. Узган ел белән чагыштырганда, бәяләр артык кыйммәтләнгән, дип әйтмәс идек. Аерма – 10–30 сум тирәсе. Безнең авылда халык тырыш. Кош-кортын да, малын да тота. Шуның белән бәхетле дә без. Әле тагын озак еллар мал, кош-корт тавышын ишетеп яшәргә язсын.

 

Отышлырак

Соңгы елларда кош-кортларны сатып алмыйча, үзләре инкубатордан чыгаручылар да артты. Азнакай районыннан Лилия Мостафина да башка елларда барысын да сатып кына ала торган булган. Быел исә инкубатор алып, кош-кортны өйләрендә чыгартканнар.

 

– Безнең гаилә ишле, туган-тумачалар да күп. Шуңа күрә ел да кош-кортны күпләп сатып ала торган идек. Быел каенанам, ирем белән киңәштек тә, инкубатор алып карарга булдык. 19 мең сумга төште ул. Үрдәкнең бер йомыркасын – 80, бройлерныкын 70 сумнан алдык. Аларны Ютазы районыннан бер фермердан алып кайттык. 100 йомырканың – 85 е, 60 үрдәкнең 40 ы чыкты. Әле беренче генә тәҗрибә булгач, җаена төшенгәнче, бераз вакыт узды. Үрдәкләрнең чыгышы бик үк яхшы булмаса да, без бик канәгать. Әлеге вакытта тагын бер партия каз һәм үрдәкне куеп җибәрдем. Индоүрдәкләребез йомырканы үзләре салды, 130 сумлык каз йомыркаларын Башкортстаннан алып кайттык, – ди Лилия.

 

Аның сүзләре буенча, чебешләр һәм бәбкәләрне инкубаторда чыгару күпкә отышлы.

 

– Ун көнлек 35 бройлерны – 160, бер айлык 40 үрдәкне 550 сумнан сатып җибәрдек. Сораучылар тагын да бар, ләкин безнең максат сату түгел, беренче чиратта үзебез өчен дип чыгардык. Үзең чыгаруның мәшәкате күбрәк булса да, акчасы кесәдә күбрәк кала. Мәсәлән, узган ел егерме көнлек 50 бройлерны 25 мең сумга алып кайткан идек. Ә быел инкубатор хакын без 40 үрдәк саткан акча белән капладык. Дөрес, витамин, антибиотиклар да, кушылмалар да алырга кирәк. Ләкин барыбер үз-үзен аклый. Башка вакытта кечкенә чебешләр алырга куркып тора идек, боларын, шөкер, бик җайлы гына үстердек. Инкубатордан чыгуга, кошларны махсус яктырткычлы савытка урнаштырып бардык. Анысын 14 мең сумга сатып алган идек, – ди уңган хуҗабикә.

 

Фәнис Мөхәммәтҗанов да инкубаторда бройлер чыгаруны бик яратып, үзгә бер рәхәтлек белән башкаруларын сөйләде.

 

– Без чебешләрне кыштан ук чыгара башлыйбыз, сезонда 4–5 тапкыр чыгарырга туры килә. Йомыркаларны Испаниядән кайтартабыз. Бәяләре югары, шулай да сыйфаты, чыгышы яхшы. Быел беренче партиясе 22 февральдә чыкты. 65 йомырканың 52 се чеби белән куандырды. Хәзер күпчелек кеше чебешләрнең зурларын ала, ә без кечкенәдән үстерергә яратабыз. 10–15 көн катнаш азык бирәбез. Аннан соң тегермәндә бодай, арпа, кукуруз, көнбагыш, борчак кушып тартып, коры килеш ашатабыз. 25 көннән сон бодай белән бәрәңгене кушып пешереп, көрпә белән бутап бирәбез. Урыннары җылы, коры булса, алларында ашарга, чиста су торса, әйбәт үсәләр. Витамин, дарулар биргән юк. 1–3 нче көнне суларына бал болгатып эчерәбез, атна-ун көнгә бер тапкыр сыек кына марганцовкалы су бирәбез. Кычыткан чыккач, аларын җимнәренә кушып ашатабыз. Бер ай булгач, яртысын сатабыз, калганын үзебезгә калдырабыз.

 

Кош-корт күп булса, балаларга, якыннарга бирергә дә, күчтәнәчкә алып барырга да бик рәхәт, – ди ул.

Балачак хатирәсе

Каз бәбкәләрен сатып алмыйча, үзләренекен утыртып чыгаручылар әле дә бар икән. Теләче районыннан Суфия Хәсәншина – әнә шундый сирәк кешеләрнең берсе.

 

– Казларны бик озак еллар асрыйбыз. Балачакта әти-әни йортында да гомер буе бәбкәләрне утырып чыгара торганнар иде. Карават астында да, өстәл астында да утырдылар. Бүген үзебезнең ике ата, өч ана казыбыз бар. Йорт казларын бер дә бетерәсем килми шул, ел да үзебезнеке булсын, дип тырышам. Аның ите дә тәмлерәк, бәбкәләрен үстерергә дә уңайлырак. Узган ел унөч бәбкә чыккан иде, егермене алып куштык. Казлар үзләре карап йөртте. Бәбкәләрен сакларга да кирәкми. Безнең авылда каз үстерер өчен шартлар да яхшы. Ишегалдыбыз яшел чирәм, күлебез дә бар. Кайбер авылларда урамга чыгарып йөртмәскә кушалар, бездә анысына да чикләүләр юк, – ди ул.

 

Тик быел Суфия апаның казлары утырырга соңгарак калган әле, шуңа күрә бераз кәефе киткән чагына туры килдек.

 

– Башка елларда 9 майларга бәбкәләрем чыга торган иде инде, быел күренмиләр әле. Йомырка салулары да начар булды. Тагын бер каз сатып алган идем, анысы йомырканы күп сала, тик утырмый. Аптырагач, инкубатор алып, шунда куеп карадым. Тик күбесе буш кебек. Элек саткалаганым да булды. Кул артым да китмәде шикелле. Кешегә биргән елларда, киресенчә, яхшы чыгалар иде. Быел гына әллә нишләделәр... – ди ул.

 

 

 

Белеп тор!

Билгеле булганча, Татарстанда кош-корт сатып алучыларга субсидия бирелә. Быел да булачак. Шартларына килгәндә, субсидия кош-кортны быелның 1 апреленнән 1 июленә кадәр республика җитештерүчеләреннән сатып алган очракта бирелә. Моннан тыш, чебешләрнең яше 1 айдан артык булмаска, шулай ук алган кошларны, бройлер һәм үрдәкләрне – 2 ай, каз һәм күркәләрне 4 ай сакларга кирәк. Һәр хуҗалыкка 50 баштан алып 100 башка кадәр сатып алырга була. Ә кош-кортларның ветеринария документлары булу мәҗбүри.

Субсидия күләме: бер күркә һәм каз өчен – 200 сум, үрдәккә – 120 сум, бройлер чебешенә – 100 сум. Субсидия чыгымнарның 50 процентыннан артык булмаска тиеш.

Кисәтү! Төрле авырулар чыгып торганга, ветеринарлар чеби, бройлер, каз бәбкәсе һәм үрдәк сатып алганда саклык чараларын да онытырга ярамый, ди. Сатып алучылардан ветеринария белешмәсен һәм сату итәргә рөхсәт кәгазен сорарга кирәк. Әлеге документларны телефонга төшереп алсагыз, тагын да яхшырак булачак, чөнки аларның кирәге чыгып куюы бар. Ул-бу була калса, әлеге документлар компенсация алыр өчен дә кирәк булырга мөмкин.

Бәяләр

1 атналык үрдәк бәбкәсе – 260 сум

1 айлык үрдәк бәбкәсе – 425 сум

1 айлык чеби – 400 сум

1 атналык каз бәбкәсе – 350 сум

10 көнлек күркә бәбкәсе – 980 сум

 

Ничек алданмаска?

Ветеринар, кош-корт сатучы Зөлфия Шәйхелисламовадан киңәшләр

1. Әгәр мөмкинлек булса, кошларны бер генә кешедән сатып алырга тырышырга кирәк. Беренчедән, бу ышанычлы, икенчедән, микрофлора өчен дә яхшы.

2. Шулай ук чебиләрне алып килгән машинаның эче чиста булуы да бик мөһим. Үз-үзен хөрмәт иткән кошчы машинаны гел чиста-пөхтә, тәртиптә тота, кошлар торган тартмаларны юа.

3. Чебешләрнең каурый, йоннары тырпайган булмаска, күзләре тонык, күз агы кызыл түгел, ә ачык, түгәрәк (озынча күзле кош авыру була), чеби үзе тере, хәрәкәтчән булырга тиеш.

4. Тәүлеклек чебине аркасына яткырып тикшереп карарга киңәш итәм. Тиз генә аягына баса икән, яхшы. Ә инде егылгач, озак тора алмый ятса, андый бәбкә өметле түгел. Тагын бер төрле сынап карарга мөмкин: бәбкәне аркасына яткырып кендеген карагыз. Әгәр ул эчкә суырылган һәм караңгы төстә яки төзәлеп бетмәгән икән, авыру булырга мөмкин. Шулай ук кендек шар сыман кабарган да булмаска тиеш.

 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре