Теге яки бу ризык составында йомырка порошын күрсәк, бернинди дә табигый әйбер калмады инде хәзер, дип зарланырга яратабыз. Гадәти сөт урынына – коры сөт, терлек мае урынына – пальма мае... Инде килеп, тавык йомыркасы урынына – йомырка порошогы... Чыннан да, аннан зарланырга һәм сагаерга кирәкме?
Белгечләр әйтүенчә, йомырка порошогы – «химия» түгел. Табигый йомырканы киптереп ясала ул. Составы ягыннан гадәтиеннән калышмый. Файдалы үзенчәлекләрен дә югалтмый. Өстенлеге дә бар әле: киптергәндә, йомыркадагы барлык бактерияләр юкка чыга. Шуңа күрә аннан сальмонеллез йоктыру куркынычы юк. Шул ук вакытта бик экономияле дә: 100 грамм порошок сигез эре йомырканы алыштыра.
Зыяны. Гадәтиендәге кебек үк, составында «начар» холестерин байтак. Шуңа күрә йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан интегүчеләргә саклык белән генә куллану киңәш ителә. Бавыры авырткан кешеләргә дә кагыла бу.
Ничек сайларга? Йомырка порошогы теләсә кайсы кибеттә сатыла. Ул бернинди төерчекләрсез, коп-коры булырга тиеш. Коңгыртрак төскә кереп, көйгәнрәк ис килсә, җитештерү технологиясе бозылган, дигән сүз. Мондый порошокны алмавың хәерлерәк.
Кыскасы, йомырка порошогы – сәламәтлеккә янамый торган, чын мәгънәсендә табигый продукт. Теге яки бу ризык рецептында йомырка күздә тотылса, һич шикләнмичә, порошогын гына да (суда эретеп) кулланырга мөмкин, дигән сүз.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
        
Фикер өстәү
Фикерегез