Элек авылда аралашу урыннары шактый була торган иде. МТМ дип аталган урын. Бөтен механизаторлар иртән шунда эшкә килә, күрешәләр, сөйләшәләр, ярдәм итешәләр. Тормыш гөрли. Малчылык фермасында малчылар җыела. Көтү чыгарганда, көтү каршылаганда бөтен авыл урамга чыга. Капка төбендә күрше-күлән җыелышып утыра, узып баручылар да шунда тукталып китә… Хәзер алай түгел. Авылның бердәнбер аралашу үзәге – кибет. Һәм бөтен яңалыкларны белеп, шуларны бөтен авылга таратып торучы кеше – кибетче.
Әнә шуларның берсе сөйли моны. Бер иртәне ишеген ачып кибеткә килеп керсә, ни күзе белән күрсен, анда бер абзый табын корып утыра икән. Башта ышанмаган инде бу, күзләрен ачып-йомып та, ботын чеметеп тә караган – бар да дөрес. Кеше… Өстәл янында утыра… Алдында – аз гына калган коньяк шешәсе. Яссы шоколад. Тере. Селкенә. Күзләре йомык. Күргән-белгән адәм түгел.
– Нишлисең монда?! – дип сөрәнләүгә, теге дертләп китә. Башын күтәреп үзенең кайсы дөньяда икәнен ачыклый һәм кесәсеннән йомарланып беткән меңлек чыгарып, өстәлгә куя да, нидер мыгырданып, авып китә.
Сатучы ханым моңа эндәшеп тә, алай-болай тарткалап та карый, теге – җавапсыз. Камыр кебек. Шуннан кешеләр килгәнче дип бу абзыйны көч-хәл белән сөйрәп, кибетнең арткы бүлмәсенә, склад шикеллерәк җиренә чыгарып куя да бергә эшли торган сатучыны чакыра. Теге сатучы кичә эшләгән, ул белергә тиеш.
Килә, карый сменадашы. Кем икәнен әйтә алмый, тик кичә кичке якта кереп нәрсәдер алуын әйтә. Исерек булган. Аннан товар китергәннәр. Сатучы шуны бушаткан арада теге исерек берәр җиргә кереп йоклагандыр инде. Хатын игътибар итмәгән, кибетен бикләгән дә кайтып киткән. Акчасын түләгәч, тарткалашып, тавыш кубарып маташмагач, милиция чакырып тормыйлар, ирне сөйрәп чыгаралар да кибет артынарак илтеп яткыралар. Ахирәте кайтып китә, бу сатучы эшенә керешә. Тәмам.
Шуннан бу ирне авылның башларын тотып таң белән кибеткә йөгерә торган адәмнәре таба. Зарлары уртак, омтылышлары тәңгәл, ирнең акчасы бар. Танышалар, дуслашып китәләр. Бу кешенең акчасы картасында, һәрвакыт бар. Ашарга да, эчәргә дә җитә. Шәп бит инде, гомерен аракыга багышлаган кавем өчен. Шул рәвешле бу абзый әле бер, әле икенче берәдәкнең йортында кунып йөри башлый. Беркемгә зыяны тимәгәч, бәйләнүче дә булмый инде. Җәй буена шулай йөргәч, моның акчасы бетә. Айнырга кирәк бит хәзер. Ә кәшилүгең шиңгәч, кая барасың? Айный. Өенә кайтырлык акча сорап кабат кибеткә килә. Теге сатучыга юлыга.
– Акчасыз кеше түгел мин, ярдәм итегез, бише белән кайтарачакмын.
Ярдәм итә инде сатучы, әллә ни зур сумма да түгел бит. Шуннан ирнең бу авылга нинди йомыш белән, ничек килеп чыкканлыгын белешә. Тегенең җавабы хатынның һушын ала:
– Йомыш белән түгел, балыкка гына килгән идем.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез