Йөрәге күчереп утыртылган хатын-кыз Мәскәүнең Ворохобов исемендәге 67 нче хастаханәсе перинаталь үзәгендә беренче баласын дөньяга китергән.
Гадәттән тыш сирәк очрый торган вакыйга бу. Бөтен дөнья күләмендә –йөзләп, Россиядә – берничә генә шундый очрак теркәлгән. “Российская газета”, Мәскәү мэрының социаль үсеш мәсьәләләре буенча урынбасары Анастасия Ракова сүзләренә таянып, шулай дип яза яза.
“Һәрбер хатын-кыз, сыйфатлы медицинага исәп тотып, киләчәккә ышанычлы төстә карый ала. Табиблар Мәскәүдә көчле акушер-гинекология хезмәте булдырылу нәтиҗәсендә хәтта бик катлаулы очракларда да йөкле хатын-кызлар һәм яңа туган балаларның гомерен саклап кала. Әйтик, Ворохобов исемендәге 67 нче хастаханәнең перинаталь үзәгендә йөрәге күчереп утыртылган хатын-кызга тәүге тапкыр ана булуга ярдәм ителде”, – дигән Ракова.
Берничә ел элек әлеге хатын-кызның йөрәгендә бик җитди генетик чир – кан әйләнеше бозылуга китерә торган гипертрофик кардиомиопатия ачыкланган. Шул сәбәпле аңа йөрәкне күчереп утырту таләп ителгән.
Йөклелегенең 35 нче атнасында, хәле китә башлагач, баласын ярып алганнар. Сабый дөньяга килгәч, белгечләр әле 3 атна буе нарасыйның ныгуына ярдәм иткәннәр. Хәзер инде кызчык әнисе белән өендә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез