Кыз баланың 12 яшьтән дә иртәрәк күрем күрә башлавы. Җенси яктан иртә өлгергән кызлар йөрәк-кан тамыры авыруларыннан күбрәк тилмерә, ди белгечләр. Бу аларда хатын-кыз гормоны – эстрогенның тиешле дәрәҗәдән күбрәк булуы белән аңлатыла.
Ябыктыра торган дару эчү. Яшерен-батырын түгел, әлеге даруларның көтелгән нәтиҗәне биргәне юк әле. Киресенчә, артыгын җыймыйча, үз авырлыгыңны саклап кала алсаң, рәхмәт әйтерсең. Ә менә бу даруларның сәламәтлеккә, аерым алганда, йөрәккә зыяны әйтеп бетергесез. Алар кан басымын күтәрә, йөрәк тибешен көчәйтә. Шул рәвешле йөрәк тә сафтан чыга. Дөрес, артык авырлык үзе үк йөрәк-кан тамырлары эшчәнлегенә зыян сала. Әмма аның белән табиб билгеләгән диета ярдәмендә көрәшү хәерле.
Грипп белән еш авыру. Күптән түгел галимнәр, грипп ел дәвамында йөрәк өянәге тоту куркынычын алты тапкыр арттыра, дигән нәтиҗәгә килгән. Шуңа күрә грипп белән чирләүчеләргә авырту вакытында да, терелгәч тә йөрәк тибешен контрольдә тотарга киңәш ителә.
Ялгызлык. Көнбатыш басмаларының берсендә дөнья күргән тикшеренү нәтиҗәләреннән аңлашылганча, ялгызлык инфаркт ихтималын 30 процентка арттыра. Тәмәке тартучыларның да чама белән шулкадәр өлешенә яный бу куркыныч.
Авыр йөклелек чоры. Йөклелек – организм өчен болай да зур стресс. Шуңа өстәп әле ул шикәр чире, кан басымы уйнау кебек чирләр белән дә көрәшеп узса, йөрәккә икеләтә авырга туры килә.
Күңел төшенкелеге. Күңел төшенкелеге йөрәк «тоту» ихтималын – өч, үлем куркынычын ике мәртәбә арттыра, ди галимнәр. Стресс гормоны – кортизол йөрәкне таушата. Өстәвенә депрессиядәге кеше сәламәт яшәү рәвеше алып бармый, йөрәк даруын да вакытында эчми. Бу исә инфаркт куркынычын да бермә-бер арттыра.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез