Сәнгать дөньясында
Мәшһүр режиссер Марсель ага Сәлимҗанов халкыбызның күренекле җырчысы Рафаэль Ильясов турында: «Ул җырлый башласа, йөрәк татарча тибә башлый», – дип язып калдырган. «Шуннан да төгәлрәк, шәбрәк итеп бәя куярга мөмкин дә түгел кебек», – дип язучы Рафис Корбан, бу сүзләргә бәя биргән. Күптән түгел генә «Җыен» фонды нәшер иткән «Шәхесләребез» сериясендә җырчыга багышланган китап дөнья күрде. Аны тәкъдим итү кичәсендә хәтер-хатирә йомгаклары кабат сүтелеп җыелды.
Моң иясе
Сәнгать фәннәре кандидаты, профессор Рәгъде Халитов җырчыны «җәүһәр вә якутлардан кыйммәтле моң иясе» дип атый.
– Рафаэль Ильясов җыр сәнгатенә мәктәптә укыганда ук килеп керә, – дип искә ала ул. – Мәктәптә, клубта оештырылган концертларда иң актив катнашучылардан була. Ул вакытта халык арасында киң таралган «Су юлы», «Рамай», «Минзәлә», «Шөгер», «Шахта», «Сарман» җырларын сабый бала башкаруында ишеткән авылдашлары дулкынланмый гына тыңлый алмый. Күбесенең тамагына төер утыра, күзләре яшь белән тула. Рафаэль кечкенәдән үк музыканың көчен сизеп, үзенең җырлавы халыкка кирәклеген сизеп килә.
Илленче еллар уртасында белем алу теләге аны Казанга китерә. Җиденче сыйныфны тәмамлаган егет музыка училищесына керергә ниятли. Җырчы булырга хыяллана. Әмма белешмәләр алып йөргәндә, аңа җырчы һөнәренә укырга иртәрәк икәнлеген әйтәләр, чөнки 14 яшьлек үсмернең тавыш ярылары формалашып бетмәгән була. Училищеның ул вакыттагы директоры Ильяс Әүхәдиев, егеттә булган чын сәләтне күреп, аны калдыру юлын таба. «Тынлы музыка кораллары бүлегендә укысаң, тын алу ысулларын бөтен нечкәлекләренә кадәр үзләштерерсең. Тавышың ныгу чорын узгач, вокал белән шөгыльләнерсең», – дип, малайның хыялын кире какмыйча, аталарча кайгыртып, гобой классына билгеләп куя. Рафаэль моңа кадәр кулы белән дә тотып карамаган, хәтта күзе белән дә күрмәгән музыка коралын өйрәнергә керешә. Күп тә үтми, училищеда оешкан симфоник оркестрда катнаша башлый. Нота грамотасын да, башка фәннәрне дә бик җиңел үзләштерә. Тавыш ярыларының ныгый башлаганын да сизә. Музыка коралыннан чыккан моңга кушылып, еш кына җырлап куя торган була. Шулай итеп, әзер концерт номеры пәйда була.
Рафаэль татар яшьләре җыела торган «Укытучылар йорты»на да килеп чыккалый. Монда талантлы яшьләрдән төркем оештырып, концертлар да куялар. Рафаэльне дә чакыралар. Аның гобойда оста уйнавы, берсеннән-берсе матуррак татар көйләрен җырлавы халыкны таң калдыра. Училищены тәмамлагач, ул Казан дәүләт консерваториясенә керү имтиханнарын тапшыра. Анда да сынатмый. Студентлар ел агымында төрле сәхнәләрдә бихисап концерт бирәләр. Рафаэль җырчы булып та, гобойчы булып та сәхнәгә чыга. Аның чыгышын халык яратып кабул итә. Егетнең таланты консерватория ректоры Нәҗип Җиһанов күзеннән дә читтә калмый. Бервакыт ул аны үз янына чакырып ала. «Безнең теләгебез – синең кебек талантлы музыкантларны туплап, симфоник оркестр булдыру», – ди. «Уел» җырын җырлап күрсәткәч: «Син чын артист булгансың бит. Көй белән сүзләрнең бәйләнешен тирәнтен сизәсең», – дигән күңел күтәрерлек сүзләр әйтә.
1963 елның җәендә консерваторияне тәмамлагач, Рафаэльне Пермь опера һәм балет театрына эшкә җибәрәләр. Баш режиссер оркестрга югары дәрәҗәдә уйнау осталыгына ия булган музыкантларны гына туплый. Рафаэль сынауны бик яхшы уза. Тик яшәр, эшләр өчен бөтен шартларны тудырсалар да, Казанга кайту теләге ташламый, халкы белән җыр аша аралашасы килә. Башкалабызга әйләнеп кайткач: «Казанны, милләтемне сагынып, саргаер хәлгә җиттем, театрдан җибәрмәскә тырышсалар да, директор бүлмәсенә кереп, Казаныма кайтасым килә, дип күз яшьләре белән ялварып сорагач, эшемнән азат иттеләр. Ярый әле өч ел эшләтмәделәр», – дип сөйли.
Мирас
«Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе җитәкчесе Илшат Әминов аны «тиңсез мирас калдырган шәхес» дип атый. Шулай дияргә саллы сәбәп тә бар. Татарстанның халык артисты Рафаэль Ильясов ярты гасырдан артык Татарстан радиосының музыкаль редакциясендә эшли.
– 1964 елның көзендә радиога эшкә чакырылып, җитәкчеләр тарафыннан хәер-фатиха бирелгән көннән бирле, музыкаль тапшырулар редакциясе музыка жанрлары, җырчыларыбыз, музыкантларыбыз, дирижерларыбыз, башкаручы коллективларыбыз эшчәнлегенә багышланган, радиода моңа кадәр билгеле булмаган рубрикалар ачып, тапшырулар әзерләнде, – ди ул. – СССР республикаларында яшәгән милләттәшләребезне музыкаль дөнья яңалыклары белән дә таныштырып барды. Рафаэль Ильясов узган гасыр ахырында оешкан «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең чишмә башында торды, дип тә һич икеләнмичә әйтә алабыз. Чөнки яңа телеканал да, «Болгар радиосы» да эшчәнлеген Татарстан радиосының нәкъ менә ул дистә еллар буена туплаган аудиоязмалар фондына нигезләнеп башлап җибәрде. Бүген дә ул тудырган музыкаль мирас эфир киңлекләрендә тынып тормый, халыкка хезмәт итә.
Яшәү рәвеше
Рафаэль Ильясов тиз арада халкыбызның яраткан җырчысына әверелә. Тамашачыларга аның үзенә таләпчән булуы, сәхнәдә үзен нәзакәтле итеп тотуы, матур җырлавы, тәрбияле булуы һәм зирәклеге, оста сөйләве, акыл белән фикер йөртүе һәм башка бик күп сыйфатлары ошый.
Китапның төзүче-мөхәррире Рафис Корбан моң иясен менә ничек сурәтли:
– Рафаэль Ильясов бар күңеле, бөтен йөрәге белән бирелеп җырлый. Моң аның бөтен тәненнән, бөтен гәүдәсеннән агыла. Тавышы белән ул тыңлаучыларның иң тирәндә, йөрәк түрендә яткан күңел кылларына кагыла. Җырлау Рафаэль Ильясовның күңел халәтенә әверелә. Ул – аның яшәве, яшәү рәвеше. Аның тавышына ияреп, шуңа кушылып, бербөтен булып, илаһи моң саркып чыга. Моң бөтен тирә-якка, концерт залына тарала, тыңлаучылар күңеленә барып ирешә. Аның күкрәгеннән сузылып чыккан моңлы аваз өзелми, өзлексез дәвам итә, Ул шулкадәр бирелеп, дөньясын онытып җырлый ки, хәтта үзенең кайдалыгын да белештермидер шикелле. Әллә сәхнәдә басып торамы ул, әллә очамы... Без аның сәхнәдәге сынын, гәүдәсен генә күрәбез, үзе исә ул башка дөньяда, башка үлчәмнәрдә. Ул тыңлаучы белән бер үлчәмдә, тулысы белән аңа күчкән, аның күңелендә, йөрәгендә, чөнки бу вакытта тыңлаучы үзе дә җырчы белән бер халәттә. Аның күз алдыннан төрле уйлар, күренешләр, бөтен язмышы уза...
Редакциядә эшләгәндә мөхәрриргә төрле җирләрдән хатлар агыла. Шуларның берсен Донбасстан Бөек Ватан сугышы ветераны Нигъмәт Булатов яза: «1978 елның июлендә мин Киевта сугыш инвалидлары госпиталендә ята идем. Кемдер сезнең пластинканы алып килде. Мин сезнең тавышны беренче тапкыр ишеттем. Ни кичергәнемне һич тә аңлатып бирә алмыйм. Сез мине кабат «сөреп» чыктыгыз. «Олы юлның тузаны» дигән җырыгыз – минем дә биографиям бит ул. Детдом – институт – фронт – госпиталь – югалган яшьлегем… Без дә адәм балалары идек ич. Чыннан да, «сизми калдым», яшьлегемне сугыш урлады. Ни кызганыч, сугыштан соң да туган якларымнан читтә яшәргә туры килде. Һәм менә Украина кырларында, Днепр суы буйларында мин туган җирем җырчысының тавышын ишеттем. Хәзер минем һәр иртәм сезнең җырыгыз белән башлана...»
Тамырлар
– Әгәр кешенең кем икәнлеген беләсең килсә, син аның туган ягын барып күр, – дип язган иде шагыйрь Зөлфәт. Бу хакта безгә Рафаэль Ильясовның шәҗәрсен, туган як тарихын өйрәнгән журналист Нәсим Акмал искә төшерә.
Җырчы Чүпрәледән 24 чакрым ераклыктагы Түбән Чәке авылында туып үсә. Башлангыч мәктәптә генә укыса да, ул инде күп җырлар белә. Ничек шулай булмасын – өйдә җыр, музыка тынып тормый бит. Шулай да әле кеше алдында җырлап караганы юк. Аның беренче чыгышы, тәүге сәхнәсе бәрәңге бакчасында була. Чалт аяз кояшлы көн. Бар халык бакчада. Рафаэль дә бәрәңге казый. Үзе эшли, үзе авыз эченнән генә нидер җырлый, никтер моңая. Бервакыт күтәрелеп караса, читенсенүеннән егылып китәрдәй була: бөтен түбән өч, югары оч, күрше-күлән эштән туктап калган. Кайсы бәрәңге сабагы өеменә утырып, кайсы көрәк сабына таянып, аны тыңлый. Малайның үзалдына гына җырлавы көзге салкынча саф һавада бөтен авылга яңгырап ишетелә икән. Шул мизгелдән аның күңелендә үзе дә аңлап җиткермәгән бер үзгәреш була, ул үзендә кешеләргә тәэсир итә торган ниндидер бер көч барын тоеп ала...
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез