Йөртүче таныклыгын алу өчен имтиханнарга автомәктәптә укымыйча гына әзерләнергә рөхсәт итмәкчеләр

Илкүләм автомобильчеләр берлеге (НАС) Россия Премьер-министры Михаил Мишустинга автомәктәпләрдә укымыйча гына имтиханнарга һәм машина йөртергә өйрәнергә рөхсәт бирү тәкъдиме белән мөрәҗәгать иткән. Бу хакта «Ведомости» НАС президенты Антон Шапарин сүзләренә таянып яза.

Оешмада билгеләп үтелгәнчә, автомәктәпләрдә укыту сыйфаты мактанырлык түгел: күп очракта укытучыларның квалификациясе тиешенчә булмый, ә уку йортлары җитәкчелеге шәкертләренең уңышлары белән кызыксынмый. Исегезгә төшерәбез: 2013 елдан, юл хәрәкәте кагыйдәләренә кертелгән үзгәрешләр нигезендә, имтиханнарга мөстәкыйль әзерләнү тыелган.

Моннан тыш мөрәҗәгатьтә Россия мәктәпләрендә юл хәрәкәте кагыйдәләрен һәм аларны бозган өчен җаваплылыкны мәҗбүри өйрәтүне кертү тәкъдим урын алган. Мондый курсны «Ватанның иминлеге һәм аны саклау нигезләре» (ОБЗР, моңа кадәр – ОБЖ) фәне программасына кертү күздә тотыла.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Юл хәрәкәте иминлеге» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре