Ханым үзе сөйләп үткәнчә, терапевты хәленең начар булуын йә ринит кебек колак-борын-тамак авыруларына, йә астмага бәйләп аңлаткан. “Шуның кадәр хәлсезләндем: юыныргамы, әллә ашаргамы икән, дип, икесенең берсен сайларга туры килә иде. Бервакыт ахирәтем белән бассейнга бардык. Чәчләремне юешләргә курыктым, юкса башымны юарга кирәк булачак, ә бу минем өчен коточкыч авыр эш иде”, – дип сөйләп үткән ханым. Йөткерү, сару сайнау кебек чир билгеләре пәйда булганнан соң ике ел чамасы узгач, анда сирәк очрый торган авыру – нейроэндокрин шеш тапканнар. Бу яман шеш тәннең төрле урыннарында үсәргә мөмкин, дип аңлаткан табиблар. Хәлсезлек, сару кайнау, астмага охшаш халәт, тән тиресе кызару, даими йөткерү шуның билгеләре булган икән. Чиренең соңгы стадиясендә хатын-кыз ашказанында, корсак куышлыгында бик нык авыртулардан, эче күперүдән интеккән. “Кичкә таба корсагым галәмәт нык күпереп, 5 айлык көмәне булган хатын-кызга охшап кала идем”. – дип сөйләп үткән ул. Аңа операция ясаганнар. Әлегә үзен әйбәт хис итә.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Озын һәм актив гомер» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез