Авылда да булсын
– Без эшмәкәрләрнең ерак авылларда сату итә алмаячакларын аңларга тиеш: анда беркем дә барып җитмәячәк. Шуңа күрә дәүләт Кулланучылар кооперациясенә дә ярдәм итәргә тиеш, – диде Рөстәм Миңнеханов Россия Кулланучылар кооперациясе системасының 195 еллыгына багышланган пленар утырышта.
Биектау районының Чыршы авылында узган чарада Россиянең Кулланучылар җәмгыятьләре үзәк берлеге советы Рәисе Дмитрий Зубов, X5 генераль директорының беренче урынбасары Владимир Сәлахетдинов та катнашты. Аңа кадәр алар Дөбъяз авылындагы КООП ОКОЛО бренды астында ачылган яңа кибеттә булдылар.
– Вазгыятьнең яхшы якка үзгәрүен күрәбез, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Яңа кибет күреп шаккаттык. Бу хезмәт күрсәтүнең бөтенләй яңа төре! Шәһәрдә кешеләрнең сайлау мөмкинлеге зур, һәм барыр урыннар да күп. Авылда да яхшы сәүдә үзәге кирәк, кешеләр кибеткә килә, аралаша.
Ул Татарстан җитәкчелегенең авылда яңа заманча кибетләр төзүдә ярдәм итәчәге турында да әйтте.
– Кешесе аз булган авылларга хезмәт күрсәтү, сәүдә нокталарын булдыру – хакимиятнең мөһим бурычы. Ул үзеннән-үзе хәл ителми, көч куярга, кешеләрне табарга һәм өйрәтергә кирәк, – диде Татарстан Рәисе.
Сүз уңаеннан, киләчәктә Россия Кулланучылар кооперациясе үзәк берлеге һәм Х5 хезмәттәшлеге кысасында Татарстанда Дөбъяздагы кебек кибетләр санын 500 гә җиткерү күздә тотыла. Әлегә аларның 100 е ачылган.
«Эшлим» дигәнгә эш бар
Авыллардагы сәүдәгә бәйле вазгыять турында Татарстан Кулланучылар берлеге идарәсе җыелышында да сөйләштеләр. Оешма рәисе Рашат Шәймәрданов китергән мәгълүматлар буенча, сала халкы бер автокибеттән ай саен уртача 390 мең сумлык ризык һәм башка кирәк-ярак сатып ала. Иң яхшы күрсәткечләр – «Әтнә» кулланучылар кооперативында (775 мең сум), «Актаныш» кулланучылар җәмгыятендә (762 мең сум), Питрәч райпосында (742 мең сум). Ләкин җитәкче автокибетләрнең зыянга эшләмәүләре һәм «авыллардагы кибетләрне кирәк-ярак белән тәэмин итү буенча социаль миссияне үтәү» артында республика субсидиясенең ярдәме зур булуын һәм хәтта төп рольне уйнавын да яшермәде.
Узган елгы саннарга да күз төшердек. 2024 елда райпо кибетләре 1216 авылга хезмәт күрсәткән булган. Ул вакытта ай саен уртача 385 мең сумлык товар сатылган.
«Авыл кибете» программасы да уңышлы эшләп килә. Халыкка хезмәт күрсәтү пунктларының саны – 152. Аларда ай саен 542 мең сумлык ризык һәм башка кирәк-ярак сатыла. Бигрәк тә әлеге пунктлар Әтнә (1 млн 389 мең), Питрәч (805 мең сум) һәм Алексеевск (671 мең сум) кооперативларында нәтиҗәле кулланыла.
– Мондый кибетне тоту өчен, аның сәүдә әйләнеше 300 мең сумнан да ким булмаска тиеш. Әгәр бу суммадан азрак булса, кибет зыянга эшләячәк. Ул чагында бу торак пунктка автокибет җибәрү яхшырак, – диде Рашат Шәймәрданов.
Болай да артык табыш ала алмаган кечкенә авыл кибетләре хәленең алга таба тагын да авырлашуы бар. Салым түләү системалары үзгәрү, НДС кертү, дәүләт органнары тарафыннан тикшерүләр көчәю, цифрлаштыру системаларына керү, товарларны мәҗбүри маркировкалау кебек эшләр кибет ишекләренә йозак эләргә мөмкин.
Әйтик, ел саен кооператорларның цифрлы системаларга тотылган чыгымнары 40 млн сумнан артып китә. Бу – бер авыл кибетенә 60 мең сум туры килә дигән сүз. Моннан тыш, узган елның сентябреннән алкоголь сату өчен лицензия алу таләпләре дә үзгәрде. Тәмәке белән сату итү мәсьәләсенең дә борчу тудыруын билгеләп узды Рашат Шәймәрданов.
Яшел Үзән районының Түбән Урысбага авыл җирлегенә караган дүрт авылның берсендә дә кибет юк.
– Кече Ачасыр авылында кибет беткәнгә егерме ел тирәсе бар инде. Анда 37 кеше яши. Югары һәм Түбән Урысбага авылларында 110 кеше тора. Түбән Урысбагада кибет беткәнгә өч ел чамасы. Ачып-ачып карадылар да, файдасы юк, дип яптылар. Бәчектә дә шул ук хәл, сату юк, диделәр. Атнага бер тапкыр райпо кибетеннән һәм Чуашстаннан киләләр. Авылларда кибет булганда да, безнең халык никтер аларга йөрергә яратмады. «Көненә 2000 сумлык әйбер сатабыз. Без монда нишләп утырыйк?» – дип әйтә иде сатучылар. Аның каравы авылдагы берничә кеше бергә җыелышып, Норлаттагы зур кибеткә, ә һәр пәнҗешәмбе базарга йөрде. Хәзер дә шул гадәт буенча яшиләр. Ә менә күршедәге Олы Ачасыр авылында өч шәхси кибет ачтылар. Озак еллар эшлиләр, димәк, йөрүчесе дә бар. Безнең авыллардан әллә ни зур да түгел үзләре. Бездә дә кибет тотарлык мөмкинлек булыр иде югыйсә, – ди җирлек башлыгы Хәйдәр Сибгатуллин.
Шулай да баштагы елларда кибет сорап йөрүчеләр булган әле. Хәзер ияләшкәннәр инде: бу хакта сүз куертмыйлар.
– Кереп эшләргә теләгән кешегә әле дә кибет биналары бар. «Аренда өчен дә алмыйм, кулланыгыз, файдасын гына күрегез», – ди эшмәкәр егет. Тик хәзер авылларда ышанычлы, сату итәрдәй кешесе дә калмады бит, – ди җирлек башлыгы.
Буа районының Кыр Тәүгелдесе авылында да кибет ишегенә йозак эленгәнгә ун еллар тирәсе вакыт узган инде.
– Без Чуашстан сатучыларыннан алабыз. Райпоның автокибете дә килеп йөри, тик аларга чисталык, тәртип җитеп бетми, шуңа күрә алар янына күп вакыт чыгып та тормыйбыз. Үзебезнең кибетебез күптәннән юк инде. Бервакыт бер эшмәкәр эшләп караган иде дә, «файда юк» дип кире япты. Әйберләре бик кыйммәт иде. Кибетсез яшәргә ияләшсәк тә, ара-тирә авырлыгын сизәбез. Тиз генә берәр нәрсә бетеп китсә, күршегә йөгереп керәбез яки Буага, Чәчкапка баручы авылдашларга әйтеп җибәрәбез. Яңгырлы, буранлы көннәрдә Чуашстан кибете килми дә кала әле. Андый чакларда авырга туры килә, әлбәттә, – ди Кыр Тәүгелдесендә яшәүче Сания апа (исеме үзгәртелде).
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез