Россиядәге хәлне бер федераль газета сайтындагы дүшәмбе язмасы исеме яхшы шәрехли. «Россия застряла в ловушке предбедности» дип атала ул. Агымдагы вазгыятьтә халыкның хәле шундый: күпчелек фәкыйрьлек чигеннән аз гына югарырак тормышта көн күрә, ягъни тамак ялгарга акчалары бар.
Росстат фәкыйрьлек чиге дип 15,3 мең сум айлык керемне күрсәтә. Кереме шуннан түбән булган кешеләр саны, кимеп, 12,4 миллионга гына калган. Бу да – зур сан, билгеле. Бик кысылып, ашауга да акча җиткерми яшәүчеләрнең дистә миллионнан артык булуы – күңелсез факт. Икътисадый үсеш министрлыгы, россиялеләрнең номиналь уртача хезмәт хакы, 35 процентка үсеп, 2027 елга кадәр 119 мең сумга җитәр, дип фаразлый. Хезмәткә түләү темпларының үсеше акрынаячак, дип тә өсти. Ә менә бәяләр үсеше бүген үк куәтле темпта бара. Мәскәүдәге һәм Дубайдагы азык-төлек кәрзине бәяләре тигезләште, дип әйтәләр.
Дәүләт Думасының Финанс базарлары комитеты рәисе Анатолий Аксаков, ихтыяҗ кимү сәбәпле, күчемсез милек бәясе уртача 30 процентка төшәчәк, дигән фикер әйтә. Аның фаразы тормышка ашса, ипотека кредиты белән кыйммәткә фатир алучылар утырып елаячак. Ләкин Россиядә беркайчан да андый арзанаю булганы юк. Мәскәүдә яңа төзелгән фатир бәяләренең түбәнәя башлавын хәбәр итәләр итүен. Төзүчеләр кечкенә мәйданлы фатирларга ташламалар тәкъдим итә икән. Июньдә яңа фатирларның уртача бәясе 11,5 миллион сум булса, хәзер 10,2 миллион гына, диләр. Түбәнәю сизелерлек, әмма финанс хакимиятләре күчемсез милекнең чамасыз арзанаюына юл куймас, чөнки ул хәл ипотека базарын җимерәчәк.
Күчемсез милектән аермалы буларак, кием-салым тегүчеләр үз товарларына бәяләрне сизелерлек өстәр, дип хәбәр итә «Ведомости» газетасы. 2024 ел ахырына кадәр өс киемнәре 22 процентка күтәрелер дип көтәләр. Бу нәтиҗәгә кием тегүче 150 компаниядә сораштырулар үткәргәннән соң килгәннәр. Гыйнвар – сентябрь аралыгында тукыма бәяләре – 21 процентка, фурнитураныкы – 19, өстәмә материалларныкы 20 процентка арткан икән инде. Хезмәт хаклары үсү сәбәпле, тегү бәясе 18 процентка кыйммәтләгән. Уртача хезмәт хаклары үсеше бәяләр үсешенә дә шулай тәэсир итә. Димәк, хезмәткә номиналь түләүнең үсеше сөендерә торган әйбер түгел.
Фото: Татар-информ
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез