• Фото: tatarstan.ru

Җир астында юллар бар: тиздән Казан метросының тагын 4 станциясе сафка басачак

2005 елда ачылган Казан метросындагы икенче линиянең беренче өлеше тагын өч елдан сафка басар, дип көтелә. Ул «ТАССРның 100 еллыгы», «Академия», «Зилант» һәм «Тулпар» станцияләрен үз эченә алачак.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан метрополитенындагы «ТАССРның 100 еллыгы» станциясенең төзелеш мәйданчыгында булды. Ул башкаланың Юлиус Фучик һәм Рихард Зорге урамнары киселешендә урнашкан.

Рөстәм Миңнеханов «Казметрострой» һәм «Метроэлектротранс»та эшләүчеләр белән аралашты. «Казметрострой»ның генераль директоры Марат Рәхимов икенче линиянең «Тулпар» («Сахаров ур.») һәм «ТАССРның 100 еллыгы» станцияләре арасында башкарылган эш турында сөйләде. Аннары «ТАССРның 100 еллыгы» станциясендә «Айсылу» тоннель үткәрү комплексын эшләтеп җибәрделәр.

Казан мэры Илсур Метшин Рөстәм Миңнехановка Казан метрополитены үсеше өчен башкала халкы исеменнән рәхмәт әйтте. «Казу эшләренең тагын бер этабы тәмамланды. Бу казанлылар өчен бик мөһим. Бик зур рәхмәт», – диде мэр.

Рөстәм Миңнеханов үз чиратында метро төзүчеләргә, «Метроэлектротранс» хезмәткәрләренә рәхмәт әйтте.

Казандагы метро төзелеше әле моның белән генә тукталмаячак. Киләчәктә Универсиада авылына таба да метрода барып булачак.

Билгеле булганча, Казан метросының дүрт станцияне үз эченә алган беренче линиясе 2005 елның 27 августында сафка басты. Аның ачылышында Россия Президенты Владимир Путин, Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев белән Казахстанның ул вакыттагы Президенты Нурсолтан Назарбаев катнашты. 2024 елның декабрендә узган «Туры элемтә» вакытында Владимир Путин ул чакта Казанга килүен, метро белән танышуын да искә алды.

– Метро да пәйда булды. Без ул вакытта Минтимер Шәрипович белән метро кирәк, дип сөйләшкән идек, шулай эшләделәр дә. Яңа җитәкче – Рөстәм Нургалиевич бу эстафетаны дәвам иттерә, бик нәтиҗәле эшли, – дигән иде Владимир Путин.

Казан метросының беренче линиясе 11 станциядән гыйбарәт. Икенчесе Татарстан Рәисе күрсәтмәсе нигезендә 2020 елның апрелендә төзелә башлады. Быел мартта Рөстәм Миңнеханов «ТАССРның 100 еллыгы» станциясендә төзелеш барышы белән танышты.

Метроның икенче линиясе шәһәрнең Идел буе, Совет, Яңа Савин, Мәскәү һәм Киров районнарын тоташтырачак. Аның 5,37 чакрым озынлыктагы беренче өлеше «ТАССРның 100 еллыгы», «Академия», «Зилант» һәм «Тулпар» станцияләрен берләштерәчәк. Биредә барлыгы 12 станция булачак.

Казан метросының икенче линиясенең беренче өлешенә барлыгы 47 миллиард сум акча тотылачак. Шуның 41 миллиард сумы – тоннель һәм станцияләр төзү, 6 миллиард сумы инженер коммуникацияләрен күчерүгә тотылачак. Моңа кадәр метроның икенче линиясе 2027 елның августына ачылачак, дип планлаштырылган иде. Хәзер исә ул 2028 елга кичектерелде.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект Миңнеханов милли проект минниханов нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре