Лениногорск районында 55 яшьлек ир-ат, дәүләткә хыянәт иткән өчен җинаять җаваплылыгына тартылудан котылмакчы булып, мошенниклар тозагына эләккән. Бу хакта “Татар-информ” Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына таянып яза.
Болай булган. Ир-атка “җитәкчесеннән”, озакламый “кураторының” элемтәгә керәчәге турында кисәтеп, смс-хәбәр килеп төшкән. Чыннан да, берничә минуттан соң аңа кемдер шалтыратып, счетыннан мошенникларның акча алмакчы һәм аның исеменә кредит рәсмиләштермәкче булуы турында хәбәр иткән. Шалтыратучы шулай ук ир-атка Украина кораллы көчләре ярдәмчесенә һәм Ватанга хыянәт итүчегә әйләнү куркынычы янавын, шуңа күрә үзләре белән хезмәттәшлек итәргә кирәклеген әйткән.
Беркатлы ир, куркуга калып, аферистның барлык шартлары белән ризалашкан. Берникадәр вакыттан соң инде “тикшерүче” шалтыратып, янәсе, ир-ат исеменә кредит алынуын, акчаның Украина кораллы көчләренә җибәрелүен аңлаткан. Аның исеменә законсыз төстә алынган кредитны ябу өчен, кредит алып, акчаны “имин счетка” күчерергә тәкъдим иткән.
Шулай итеп, ир-ат, мошенникларга ышанып, 1,5 миллион сумнан артыграк акча күчергән. Әле ярый, туганы тегенең телефон аша сәер генә сөйләшүен ишетеп, телефонын тартып алган да сөйләшүне туктаткан. Юкса беркатлы ир тагын да зуррак күләмдә акчасын югалткан булыр иде.
“Мошенниклык” статьясы буенча җинаять эше тикшерелә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез