Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе башлыгы Ирек Кадамов хезмәттәшләрен һәм ветераннарны Россия Гражданнар оборонасы көне белән котлады
“1932 елның 4 октябрендә СССР Халык комиссариатлары советы, җирле һава һөҗүменнән саклану көчләрен илнең һава һөҗүменнән саклану системасының мөстәкыйль өлешенә әйләндереп, “СССР территориясен һава һөҗүменнән саклау турында нигезләмә” кабул иткән. Шушы көннән СССР һәм Россиянең гражданнар оборонасы тарихы башлана.
Бүген Татарстанның гражданнар оборонасы – халыкны, матди, мәдәни кыйммәтләрне саклау буенча киң колачлы уңышларны хәл итү өчен техник һәм кадрлар ресурсларыннан торучы комплекслы система булып кына калмыйча, республикада яшәүче барча халыкның, дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарының мөһим оборона, социаль һәм икътисадый бурычларны хәл кылуда күмәк катнашу рәвеше дә.
Республиканың гражданнар оборонасы көчләре, яңа техника һәм технологияләрне үзләштереп, үзләренең күнекмәләрен даими камилләштерә. Республика министрлыклары, ведомстволары, предприятиеләре һәм оешмаларындагы коллегаларыбыз белән халыкны төрле куркынычлардан, шул исәптән неонацистларның террорчылык һөҗүмнәреннән максималь дәрәҗәдә саклау өчен планлаштырылган барлык чараларны гамәлгә ашырырга тиешбез. Бу җәһәттән махсус хәрби операция барышында алынган тәҗрибәдән төрле яклап файдаланыла.
Хөрмәтле коллегалар! Сезне Россия Гражданнар оборонасы көне белән котлап, нык сәламәтлек, оптимизм рухы, күтәренкелек һәм гаилә иминлеге телим! Һөнәри осталыгыгыз, җаваплы һәм эшкә тугрылыклы булуыгыз республикабыз файдасына Татарстан гражданнар оборонасы системасын алга таба үстерүгә ярдәм итсен!” – диелгән котлауда.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез