Татарстанда Казансу елгасын торгызу буенча «Ирекле агым» экологик сынау проектының өченче этабы башланды. Татарстан экология һәм табигый ресурслар министры урынбасары Ольга Манидичева әйтүенчә, «Ирекле агым» проекты нәтиҗәсендә Казансу елгасының гидрологик күрсәткечләре яхшырган. Бу елга туризмын үстерүгә ярдәм итәчәк.
– Казансуда агач өемнәрен чистарту эшләре башкарылган өлештәге сызыкта су агымы тизлеге арткан. Бу су объектының торышына уңай тәэсир итә, аңа үзеннән-үзе чистарырга мөмкинлек бирә. Казансу – махсус сакланыла торган табигый территория. Бу статус елгага юкка гына бирелмәгән, – ди урынбасар.
«Ирекле агым» экологик проекты кысаларында соңгы ике елда Казансу елгасыннан 800 капчык пластик җыеп алынган һәм чыгарылган. Бу хакта Рус география җәмгыяте рәисе Дмитрий Шиллер сөйләде.
– Казансуны агачлардан һәм чүп-чардан чистарту проектын гамәлгә ашыру барышында без беренче көннәрдән үк елгага үзеннән үзе чистарырга комачаулый торган бөкеләргә тап булдык. Без бу бөкеләрне һәр километр саен очраттык», – ди ул. –Без очраткан иң зур өем су өстеннән өч метр биеклектәге һәм җиде метр озынлыктагы бөке булды.
Казансу елгасын чистартуга юнәлтелгән «Ирекле агым» экологик проекты Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән гамәлгә ашырыла. Ул «Экологик иминлек» илкүләм проектына ярдәм итә. Елганы чистарту чараларын Рус география җәмгыятенең Татарстан бүлеге үткәрә.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Туристлык һәм кунакчыллык” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез