Ирина Шевырева үзен үтерү омтылышында гаепләнелүче кайнатасын иреккә җибәрүләрен сораган

Бүген Татарстан Югары суды Ирина Шевыреваның кайнатасы – Станислав Шевыревның кулга алынуына апелляциясен карый.

Бүген судка Ирина Шевырева үзе килгән, дип яза «Татар-информ». Аңа әлегәчә сөйләшү авыр булу сәбәпле, судка үтенечнамәсен адвокаты җиткергән.

«Кайнатамны азат итүегезне сорыйм, аның миңа һөҗүм итүдә бернинди дә катнашы юк. Ул бик яхшы бабай, ир һәм кайната», – дигән ул.

Исегезгә төшерәбез: 14 октябрьдә Татарстанда яшәүчеләрне котчыкмалы видеоязма тетрәндерде: Казанның 94нче гимназиясе янында 34 яшьлек Ирина Шевыревага мотоцклчы шлемыннан бер ир-ат пычак белән һөҗүм иткән. Соңрак моның Рифат Солтанов икәнлеге ачыкланган. Тикшерүчеләрдә алты кешегә, шул исәптән Иринаның ире һәм кайнатасына шик төшкән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре