Ирина Волк: “Татарстанда полиция хезмәткәрләре 25 ел элек булган җинаятьне ачкан”

Россия Эчке эшләр министрлыгының Җинаятьчеләрне эзләү баш идарәсе Татарстанның Җинаятьчеләрне эзләү баш идарәсендә, Федераль иминлек хезмәтендә эшләүче коллегалары белән моннан 25 ел элегрәк булган җинаятьне ачкан.

1999 елның гыйнварында Казанның Серов урамында җир астында урнашкан гараж тирәсендә 33 яшьлек эшмәкәргә атканнар. Ул хастаханәгә озатылганда вафат булган. Җинаять эше кузгатылган. Ләкин җинаятьне “кайнар эз”ләр буенча ачуга ирешелмәгән.

Полиция хезмәткәрләре элекке җинаятьләрне ачу эше кысасында шикләнелүчеләрне билгеләгән. Җинаять кылучылар арасыннан берсенең 2016 елда үлүе, икенчесенә гомерлек төрмә җәзасы бирелүе ачыкланган. Оперативниклар шулай ук ике заказчыны тоткарлаган. Алар сак астына алынган.

Тикшерү версиясе буенча, тоткарланучылар 1998 елда эшмәкәрдән зур суммада акча алып торганнар. Бурычны түләү вакыты җиткәч, аны үтерергә карар кылганнар. Моның өчен киллерлар яллаганнар. Криминаль заказны үтәгән үтерүчеләргә дүртәр мең доллар түләгәннәр.

“Хәзерге вакытта аларга Җинаять кодексының 105 статьясында күздә тотылган җинаять кылуда гаепләү белдерелде”, – дип хәбәр иткән Россия Эчке эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Ирина Волк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре