Туучылар саны артсын өчен балалы гаиләләргә керем дәрәҗәсенә карамастан дәүләт ярдәме күрсәтергә кирәк. Татарстанның Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Ирина Волынец «Татар-информ»га шулай дип сөйләгән.
– Дәүләт ярдәме гаиләдән мохтаҗ булуын раслау өчен документлар җыйдырмыйча да күрсәтелергә тиеш. Ул гаиләнең керем дәрәҗәсенә карамастан һәр балага түләнсен иде, – ди Ирина Волынец. – Төрле белешмәләр таләп итү нәтиҗәсендә кешеләр рәсми рәвештә өйләнешми башлый. Бу эш әни кеше документлар буенча ялгыз ана булып исәпләнсен өчен эшләнә. Гаилә бергә яши, ләкин мөнәсәбәтләрен рәсмиләштерми, баланың атасын теркәми. Алар дәүләттән нәрсә булса да «алырга» тели, ә фактта бездә бу гаилә юк булып чыга. Шуңа да гаиләләрнең мохтаҗлыгын раслатканчы, аларга ярдәм итәргә кирәк.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Гаилә” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез