Ирина Волынец: «Үзең хөрмәт иткән кешеләргә генә ияреп була»

"Владимир Путин Федераль Җыенга Юлламасында укытучы һөнәрнең дәрәҗәсен күтәрү кирәклеген ассызыклады, һәм аны миллионлаган әти-әниләр хуплый", – дип белдерде Татарстанда Бала хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец.

"Укытучыдан башка башка сыйфатлы белем бирү турында сүз дә була алмый. Үзең хөрмәт итмәгән һәм бәяләмәгән кешеләргә ияреп булмый. Укытучы лектор гына түгел, ул – беренче чиратта остаз. Нәкъ менә шуңа күрә безнең мәктәпләргә хәзер тәрбия бирү бурычы кайтарылды, чөнки аннан башка тулы кыйммәтле белем бирү мөмкин түгел.

2022 елның сентябрендә әти-әниләр үтенече буенча укытучының статусы һәм хокукый гарантияләре турында Федераль Закон кабул итүгә бәйле тәкъдимнәр якын арада тормышка ашачагына ышанам" - диде ул.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре