Татарстанда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец Халыкара балаларны яклау көне белән котлады
Халыкара балаларны яклау көне – балачак бәйрәме. Бу – ил күләмендә төрле яшьтәге, милләттәге һәм дини караштагы кешеләрне берләштерә торган бәйрәм: без барыбыз да балачактан. Ул – балаларның аерым дәүләт яклавында булуын искә төшерә торган күркәм бәйрәм.
Татарстанда 850 меңнән артык балалар исәпләнә, аларның һәркайсы уникаль шәхес, алар - республикабызның һәм илебезнең киләчәге. Алар арасыннан кемдер табиб йә укытучы булачак, инженер һөнәрен үзләштереп, йортлар проектлаштырачак, кемгәдер авыл хуҗалыгында яисә предприятиедә яңа мәгълүмати технологияләр кертергә, бизнес-проектларны гамәлгә ашырырга яки сәнгать әсәрләре булдырырга туры киләчәк. Бүген моның өчен бездә бөтен мөмкинлекләр дә бар.
Татарстан нәтиҗәле социаль-икътисадый сәясәт алып баруның матур үрнәге булып тора. Бөтен җирдә балаларга, балалы гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтүгә, республика гражданнарының тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән проектлар гамәлгә ашырыла. Алда әле күп нәрсәләр эшлисе бар. Балаларның киләчәк тормышы, иминлеге күбесенчә бездән, өлкәннәрдән, аларның язмышында безнең катнашуыбыздан тора. Алар безнең ышанычлы яклауны тойсын өчен, тормышка ныклы адымнар белән керсен өчен без барысын да эшләргә тиеш. Балачакны яклау - безнең уртак бурычыбыз.
Барыбызга да чын күңелдән нык сәламәтлек, гаилә бәхете һәм иминлек, бетмәс-төкәнмәс көч-куәт телим, балаларыбызның бәхетле киләчәге хакына яңа җиңүләргә омтылыйк һәм казанышлар яулыйк.
Ә яшь дусларыма игелекле башлангычларында кыюлык һәм уңышлар, юлларында күбрәк тугры дуслар, шатлык-куанычлар һәм сәламәтлек телим! Өлкәннәрнең кайгыртуы, яратуы, күңел җылысы, имин гаилә учагы сезгә һәрвакыт ышанычлы юлдаш булсын, сезнең балачак дөньясына матурлык һәм ямь өстәсен!
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез