«Ирлелек бөтен эшне боза» дигән җөмләгә тап булгач, башны бик каты эшләтергә туры килде. Нәрсә ул ирлелек? Татар телендә мондый сүз әлегәчә юк иде дисәм, ялгышырмын. Сүз төзелешеннән чыгып, мәгънәсен болай дип аңлатып булыр иде: ирлелек – ирле булу халәте, ситуациясе.
Әмма югарыдагы җөмләдә башка вакыйга сурәтләнә иде. Анда сүз ирлек сыйфатлары турында бара. Күчерелмә мәгънәдә ирлек «батырлык, кыюлык, чын иргә хас булган сыйфатлар» дигәнне аңлата (2013 елгы «Аңлатмалы сүзлек»). Ирлелек исә татар телендә бер очракта гына кулланыла: күп ирлелек (полиандрия).
Димәк, югарыдагы очракта бөтен эшне ирлек бозды. Гомумән, «-лелек/лылык» конструкцияләре бик алдавыч була, алар белән сак эш итәргә кирәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез