"Ирония судьбы" фильмында Ахеджакованы башка артистка алыштырмакчылар

Җәмәгать әһелләре “Ирония судьбы, или С легким паром” дигән атаклы Яңа ел фильмында Лия Ахеджакованы нейросеть ярдәмендә Елизавета Боярскаяга алыштырырга тәкъдим иткәннәр. Виталий Бородин Мәдәният министрлыгына бу җәһәттән мөрәҗәгать юллаган. “Life.ru”, “SHOT” телеграм-каналы мәгълүматларына таянып, шул хакта яза.

Сәбәбе – 86 яшьлек артистның Лос-Анджелестагы спектакльдә “Слава Украине!” дип кычкыруы. Бородин фикеренчә, Курантлар суккан һәм Президент чыгышын көтеп торган бер мәлдә Украина кораллы көчләрен ачыктан-ачык хуплаган артистны искитмәле Яңа ел комедиясендә карап утыру, бигрәк тә махсус хәрби операциядә катнашучыларның тугыннары яки танышлары өчен, бик күңелсез булачак. Надяның дус кызын фильмнан алып ташлап булмаганлыктан, аның йөзен нейросеть ярдәмендә Лиза Боярскаяныкына алыштыру тәкъдим ителгән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре