Соңгы елда ил студентлары арасында гаилә коручылар саны 17 процентка арткан. 13 мең гаиләдә әти-әниләр икесе дә бер вузда укый. Ә 40 мең гаиләдә ир белән хатынның исә берсе югары белем ала. «Үзең өчен яшәп калырга кирәк» төшенчәсе әллә хәзер модадан чыгып барамы?
Күп уйласаң, утырып каласың...
Гөлфия Фәсхиева – Кукмара кызы. КФУның 3 нче курсында укыганда кияүгә чыккан ул. Быел инде кулына диплом алган. Киләчәктә укытучы булып эшләргә җыена. Ире Равил белән биш айлык Ибраһимны тәрбиялиләр. Фатир арендалап яшәсәләр дә, авырлыкларны бергә җиңәбез, диләр.
– Студент чакта ук кияүгә чыгу куркытмады. Әти-әнием кечкенәдән үк гаилә кыйммәтләрен аңлатып үстерде. Иремә һәрвакыт юл куярга тырышам. Бу сыйфат миңа әнидән күчкән. Яшь вакытта кияүгә чыгып калсаң, яхшырак дип саныйм. Аннан күп уйланып, бөтенләй кияүсез калуың да бар. Бергә рәхәтрәк. Яшь булгач, бала тәрбияләү дә җиңелрәк. Укырга барганда, сабыебызны карарга туганнар булышып торды, – ди 23 яшьлек Гөлфия. – Никахны булачак иремнең туган көнендә укыттык. Аңа бүләк булды ул. Равил миннән дүрт яшькә зуррак. Аның төпле, тәвәккәл булуы игътибарымны җәлеп итте. Ул – эшмәкәр. Онлайн кибеттә сата, маркетплейсларга товарлар кайтарта.
Журналист Фәния һәм Альберт Сабировлар да – студент чакта ук өйләнешкән парлар.
– Элек иртә өйләнешү модада иде. Хәзер яшьләр, миллионнар кирәк, дип куркалар, ахры. Группадагы егетләр арасында беренче булып мин өйләндем. Ул чакта миңа 21 яшь иде. Казандагы студентларның вузара кафесында яшьләр туе уздырдык. КФУда укыгач, шундый мөмкинлек бар иде. Укуны тәмамлауга Баулы редакциясенә юллама һәм яшәп тору өчен бер бүлмәле фатир бирделәр. Тормышны үзебезнең көч белән башладык. Туйны да үзебез эшләп тапкан акчага уздырдык. Студент чакта гаилә корып, бала үстерсәк тә, аның авырлыгын тоймадык. Гаилә коруны узган гасырның 90 нчы елларына калдырган булсам, белмим, ничек тормыш итә башлар идек икән? Акчага мохтаҗлыкны сизмәдек. Баулыдагы фатирдан баш тартып, Казанда төпләнеп калдык. Хөкүмәт ике тапкыр фатир бирде, ягъни тормыш шартларын яхшыртырга булышты. 42 ел бик матур гомер кичерәбез, – ди «Мәгариф» журналының бүлек мөхәррире Альберт Сабиров.
Ярдәмнең төрлесе бар
Дәүләт Думасы вице-спикеры Анна Кузнецова белдергәнчә, яшьләрнең якынча 60 проценты студент булганда ук гаилә төзергә тели. Аның сүзләренә караганда, «үзең өчен яшәп калу» төшенчәсе хәзер инде элеккеге көн кадагында түгел. Әмма «кайда яшәрбез» дигән сорау барыбер борчый.
– Студентлар гаиләсенә ярдәм итү гаиләгә һәм күпбалалыкны арттыруга ярдәм итү генә түгел, һәр кешене бәхетле итүгә дә барып тоташа. Бүген инде «студентлар гаиләсе» дигән төшенчә бар. Бу – белем бирү программалары буенча белем алучы 35 яшькә кадәрге яшьләр, – ди Анна Кузнецова.
Анна Кузнецова сүзләренә караганда, мондый гаиләләргә ярдәм төрле төбәктә төрлечә. Кайдадыр күбрәк, ә кайдадыр азрак. Төбәкләрнең 63 процентында студентлар гаиләләренә торак мәсьәләсен хәл итүдә дә теге яки бу дәрәҗәдә булышалар. Кайдадыр социаль займнар, түләүләр каралган, кайдадыр компенсацияләр бирелә. Мәсәлән, Ямал-Ненец автоном округында 30 яшькә кадәр беренче баласын табучыларга өч миллион сум акча түләнә. Иваново өлкәсендә – бер миллион сум. Кайбер төбәкләрдә йөкле студентларга бер тапкыр акча түләү каралган.
Татарстанда яшь гаиләләр 1 ноябрьдән бушлай бала карау хезмәтеннән файдалана алачак. 13 октябрьдә Премьер-министр Алексей Песошин шул хактагы карарны имзалады. Әлеге мөмкинлектән вузда белем алучы, 3 яшькә кадәрге сабыйлар тәрбияләүче 30 яшькә кадәрге әти-әниләр файдалана ала. Алар Россия гражданины булырга һәм Татарстанда яшәргә тиеш. Тагын бер шарты бар: баланың әнисе көндезге бүлектә белем алырга тиеш. Моннан тыш, әти-әнинең салымнар, иминият кертемнәре түләү буенча бурычлары булмау шарт.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов гаиләләр өчен яңа ярдәм чаралары – күпбалалы гаиләләрдәге балаларга белем алу бәясенең 30 процентын каплау өчен компенсация, йөкле студентларга 100 мең сум күләмендә бер тапкыр түләнә торган түләүләр, балалы студентлар өчен «Социаль няня» тәҗрибә проекты һәм бала туганда беренче кирәк-яракларны прокатка бирү пунктлары булдырыласын август аенда әйткән иде.
Татарстан Фәннәр академиясенең Гаилә һәм демография үзәге директоры Айгөл Хурамшинаның да фикерен сораштык.
– Соңгы елларда илдә дә, дөньяда да бер проблема күзәтелә. Бу – яшьләрнең соң гаилә коруы һәм аз бала табуы. Шул фикердән чыгып карасак, студентлар арасында гаилә коручыларның саны арту әйбәт. Яшәргә урыннары, баланы карарга мөмкинлекләре булса, студент вакытта бала табуны хуплыйбыз. Әмма 18 яшьтән дә иртәрәк бала табу медицина, педагогика, психология тарафыннан да яхшы дип саналмый, – ди Айгөл Хурамшина.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Гаилә” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез