Газетага язылу

Иртәгә Гарәфә көне һәм Тәкбир әт-тәшрик көннәре башлана

Иртәгә – Гарәфә көне һәм Тәкбир әт-тәшрик көннәре башлана.

Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Гарәфә көне – ул хаҗ вакытында хаҗиларның Гарәфә үзәнендә булу көне. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм үзенең соңгы вәгазен шушы тауда сөйләгәне мәгълүм. Шуңа күрә бу изге җиргә килеп гыйбадәт кылу изге хаҗның аерылгысыз өлеше булып тора.

Әмма дин кардәшләрнең барысы да бу көнне Гарәфә үзәнендә үткәрә алмый. Шул сәбәпле, хаҗ кылмаучы мөселманнар аны ураза тотып һәм догалар укып уздырырга тиеш. Гарәфә көнендәге уразаның фазыйләте турында хәдистә әйтелә.

Сөекле Рәсүлебез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Гарәфә көнендә ураза тоткан өчен, Аллаһы Раббыбыз үткән һәм киләсе елдагы гөнаһларыбызны гафу итәр дип өметләнәм», – дигән. (Мөслим).

Гарәфә көне белән бер үк вакытта Тәкбир әт-Тәшрик көннәре дә килә һәм 30 майга кадәр дәвам итәчәк. Бу көннәрдә 26 майның иртәнге намазыннан башлап 30 майның икенде намазын да кертеп, егерме өч фарыз намазның һәркайсыннан соң сәлам биргәч, Аллаһы Тәгаләне олылап, Аны данлап, өч мәртәбә: «Әллааһү әкбәр, Әллааһү әкбәр. Ләә иләәһә илләллааһү вәллааһү әкбәр. Әллааһү әкбәр вә лилләәһил-хәмд» дип тәкбир әйтү мәҗбүри була (хатын-кызлар тәкбирне пышылдап әйтә). Имам вә җәмәгать белән намаз укыганда тәкбирнең вәҗиб булуының мәгънәсе – адәм балалары Җир йөзенә яшәр өчен яратылды, адәм каны коелмасын, хайван каны гына коелсын дип сөенечтән тәкбир әйтүдәдер.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре