Иртәгә Казанда янә сирена авазлары ишетеләчәк – Ни өчен икәнен аңлатабыз

Халыкка хәбәр бирү системаларын тикшерү нибары 3 минут дәвам итәчәк.

Иртәгә – 16 октябрьдә Татарстан башкаласында янә сирена авазлары ишетеләчәк. Халыкка хәбәр бирү системаларының әзерлеге тикшереләчәк, дигән сүз бу.

Россия МЧС Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәренә караганда, тикшерү нибары 3 минут чамасы: 10.40 сәгатьтән 10.43 сәгатькәчә дәвам итәчәк. Республика башкаласында яшәүчеләр һәм кунаклар тавыш көчәйткечләр аша “Внимание всем!” дигән сүзләр ишетәчәк.
Исегезгә төшерәбез: хәбәр бирү системалары ике атна элегрәк – 2 октябрьдә генә тикшерелгән иде әле.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре