Иртәгә Казанда “ТЕМП” форумы башлана

Иртәгә Татарстан башкаласында “ТЕПМ” металл эшкәртү буенча глобаль форум башлана. Ул 4-6 декабрьдә “Казан Экспо”да узачак.

Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агеев әйтүенчә, әлеге проектның асылы ил төбәкләрендә станоклар төзелеше, металл эшкәртү һәм эретеп ябыштыруга бәйле тәҗрибәне берләштерергә тырышудан гыйбарәт.

“Импортны алмаштыру” сүзеннән эшкә күчүе шактый катлаулы. Телибезме-юкмы, Кытай һәм безгә дустанә мөнәсәбәттә булган илләрнең җиһазлары гына кала, ә аларда станоклар төзелеше ул дәрәҗәдә үсеш алмаган”, – диде ул.

Форумда ил төбәкләреннән һәм Белоруссиядән 100дән артык компания катнашачак. Чара кысасында эшлекле очрашулар, түгәрәк өстәлләр һәм бизнес-очрашулар узачак. Форумның пленар утырышы 4 декабрьгә билгеләнгән. Моннан тыш, “Казан Экспо”да махсус күргәзмә дә эшләячәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре