Муниципаль бюджетларны кытлыксыз кабул итәргә, ә чыгымнарны реаль керемнәр белән ныгытырга. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республиканың 2026–2028 елларда социаль-икътисадый үсеш фаразларына багышланган утырышта әнә шундый күрсәтмә бирде.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин билгеләп үткәнчә, фараз күрсәткечләре республиканың әйдәп бара торган предприятиеләре, шулай ук Россия Президенты һәм Татарстан Рәисе билгеләгән илкүләм проектларны һәм стратегик бурычларны тормышка ашыруны исәпкә алып эшләнгән.
– Быелның сигез ай нәтиҗәләре буенча республиканың тулай төбәк продукты 3,7 триллион сум тәшкил итте. Сәнәгать җитештерүе индексы – 110,7 процент. Беренче яртыеллыкта 660 миллиард сум инвестиция җәлеп ителде, – диде ул.
Татарстан Премьер-министры урынбасары – икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов билгеләп үткәнчә, республика икътисады үсешенең төп өлеше эшкәртү сәнәгатенә туры килә. «Барлык тармаклар үсешенә кече һәм урта бизнес предприятиеләре дә зур өлеш кертә», – дип билгеләп үтте ул. Шулай ук, махсус икътисадый зоналар, сәнәгать парклары һәм алгарышлы үсеш территорияләре резидентларының җитештерү күләмнәрен арттырулары, инвестицион активлык һәм инвестицион проектларны гамәлгә ашыру да йогынты ясаган.
Мидхәт Шаһиәхмәтов предприятиеләрнең өзлексез эшләвен тәэмин итүне һәм инвестицион проектларны гамәлгә ашыруны, сату базарларын киңәйтүне, шул исәптән яңа халыкара базарларга чыгу хисабына да, технологик үсеш һәм хезмәт җитештерүчәнлеген үстерүне алда торган бурычларга ирешүдә мөһим күрсәткечләр дип атады. 2026 елга фаразланган кайбер саннар: киләсе елда тулай төбәк продукты – 2,1 процентка, ә реаль хезмәт хаклары 2,8 процентка артачак дип көтелә.
Татарстан финанс министры Марат Фәйзрахманов хәбәр иткәнчә, бу елның сигез аенда республика тупланма бюджеты керемнәре 440 миллиард сум тәшкил иткән. «Шул исәптән салым һәм салым булмаган керемнәр – 380 миллиард сум. Узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда салым керемнәре 5,3 миллиард сумга кимеде. Моның төп сәбәбе нефть тармагында керемнәрнең кимүенә бәйле», – диде ул.
Министр әйтүенчә, бюджет керемнәре хезмәт хакларын вакытында түләү, социаль түләүләрне һәм пособиеләрне индексацияләү, бюджет оешмаларының коммуналь хезмәтләрен түләү, инвестиция программаларын гамәлгә ашыру кебек чыгымнарны тәэмин иткән. Бюджет үтәлешенә, ел йомгакларына, законнардагы үзгәрешләргә нигезләнеп, 2026 елга һәм 2027 – 2028 елларның планлы чорына бюджет эшләнгән.
Рөстәм Миңнеханов шәһәр һәм район җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп, Татарстан Финанс министрлыгы белән килештерелгән күрсәткечләрдән тайпылмаска өндәде.
– Барлык чыгым вәкаләтләре реаль керем чыганаклары белән ныгытылырга тиеш, муниципаль бюджетларны кытлыксыз расларга кирәк, – дип белдерде Татарстан Рәисе.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез