“Роскачество” белгече “Российская газета” хәбәрчесенә сөйләп үткәнчә, мондый очракта МЧСка, авария хезмәтенә яки полициягә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Ишекне ача алмау аянычлы нәтиҗәләргә – мөлкәтне бозуга, кешеләрнең гомеренә янауга китерсә, аны полиция хезмәткәре ачарга мөмкин. Әйтик, газ плитәсе кабызылган килеш калса.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре дә хәтәр килеп чыгу ихтималы очрагында ишекне ачу хокукына ия. Мәсәлән, фатирда бала ябылып калган очракта.
Ләкин ишекне ашыгыч төстә ачуның сәбәбен уйлап табарга кирәкми. Ник дигәндә, полиция яки ашыгыч хезмәтләрне кирәкмәгәнгә чакырган өчен җаваплылык күздә тотылган.
Шул ук вакытта “Роскачество” белгече билгеләп үткәнчә, фатир ишеген ачтыру өчен моңа хокуклы булуыңны расларга кирәк. Шуңа күрә смартфонда, Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетта документларның күчермәләрен яки фотосурәтләрен саклау киңәш ителә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез