Исеменә күрә җисеме: авыл ипотекасының шартлары үзгәрде

 Авыл ипотекасын алучылар саны буенча Татарстан ил күләмендә беренче өчлеккә эләккән. Программа эшли башлаганнан бирле республикада 4,5 меңнән артык шундый килешү теркәлгән. Тик алга таба вазгыять үзгәрергә дә мөмкин, ди белгечләр. Программаның яңа шартлары нигезендә, аны салага турыдан-туры бәйле булучыларга гына бирәчәкләр.

Гөлфинә һәм Дәмин Шәриповлар 2021 елда Казан янәшәсендәге бистәләрнең берсендә авыл ипотекасы буенча йорт сатып алган.

– Ул вакытта безгә әллә ни зур таләпләр куймадылар кебек. Күбрәк сатып алыначак йортның тиешле шартларга туры килү-килмәвен тикшерүләре истә калган. Үз йортыбызда яши башлаганга өч ел була. Ташламалы ипотека программасы бик нык ярдәм итте, әлбәттә. Йорт салуның чыгымнары бик күп, – ди гаилә башлыгы.

Росреестрның Татарстан буенча идарәсе мәгълүматларына караганда, авыл ипотекасы программасы башланганнан бирле республикада 4,5 меңнән артык килешү рәсмиләштерелгән. Әлеге күрсәткеч буенча без ил күләмендә беренче өчлеккә эләккән. Татарстанны Башкортстан һәм Удмуртия генә узган. Республикада авыл ипотекасы буенча төзелгән барлык килешүләрнең 90 проценты диярлек (4048 килешү) – сату-алу килешүләре, калганы төзелештә өлешләп катнашуга бәйле. Аңлашыла ки, программа белән кызыксыну Питрәч, Лаеш һәм Биектау районнарында күбрәк.

Алга таба, ташламалы ипотека программасыннан файдаланып, шәһәр тирәсендә коттедж торгызырга теләүчеләргә чик куймакчылар. Россиядә 2025 елның 28 мартында гамәлгә кергән үзгәрешләр нигезендә, 3 процентлы кредитны фәкать авыл хуҗалыгы комплексында эшләүчеләр генә рәсмиләштерә алачак. Аерым алганда, дәүләт ярдәменә агросәнәгать комплексында эшләүчеләр (фермерлар һәм ветеринарларны да кертеп), авыл җирендә эшләүче укытучы, табиб, мәдәният өлкәсе хезмәткәре кебек социаль тармак вәкилләре, агросәнәгать өлкәсендә эшләүче шәхси эшкуарлар, шулай ук СВОда катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары өмет итә ала.

Шунысы да бар: кредит рәсмиләштергәннән соң, күрсәтелгән тармакта биш ел эшләү мәҗбүри. Моның дәлиле буларак, һәр ярты ел саен банкка эш урыныннан белешмә тапшырырга кирәк булачак. Юкса кредит оешмасы ставканы күтәрергә мөмкин. Ниндидер сәбәпләр аркасында эш урыныннан китәргә туры килә икән, шул ук өлкәгә бәйле яңасын ярты ел эчендә табарга кирәк булачак. Авыл ипотекасы буенча сатып алган йортта теркәлү дә зарур.

Россиядә авыл ипотекасы программасы 2020 елда башланды. Ул сала халкын уңайлы торак белән тәэмин итүгә юнәлдерелде. Шулай ук авыл халкының зур шәһәрләргә китүен киметүгә, шәһәр халкын исә, киресенчә, авыл хуҗалыгы тармагына җәлеп итүгә йөз тотты.

– Авыл ипотекасына бәйле үзгәрешләр моңа кадәр кредит рәсмиләштереп калырга өлгерүчеләргә кагылмый, – ди риэлтор Наилә Гәрәева. – Шуңа күрә аларга эш урыныннан белешмә ташыйсы булмаячак. Бары тик яңа килешүләр буенча гына ярты ел саен ташламалы категориягә керүеңне раслап торырга туры киләчәк.

Авыл ипотекасының яңа шартлары

Ставка – 0,1дән 3 процентка кадәр.

Кредит күләме – 6 миллион сумга кадәр.

Беренчел кертем – торак бәясенең 20 проценттан да ким булмаган өлеше.

Срогы – 25 ел.

Нәрсәгә алырга мөмкин – төзелгәненә биш елдан да артык булмаган йорт сатып алу, терәк торак пунктта урнашкан фатир сатып алу, йорт төзү, җир кишәрлеге сатып алу һәм шунда йорт төзү.

Сүз уңаеннан: Тарастанда Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм  проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект автор милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар"

Көн хәбәре