– Кызыбыз Иркәнең теләге бер генә – мал табибы булу. Мәктәп елларыннан ук эт-мәчеләрне дәвалау турында хыялланды. Документларны Казан дәүләт аграр университетның ветеринария институтына тапшырдык. Башка бер генә уку йортын да карамадык. Максатчан юнәлешне сайладык. Әмма укырга теләк белдерүчеләр күп. Шуңа күрә керү өмет әллә ни зур түгел. Ахыр чиктә, түләп булса да укытырга риза. Әлегә нәтиҗәләр билгеле булмады. Көтәбез инде, – ди Балтач районында яшәүче Роза Шакирова.
Быел илдәге югары уку йортларына барлыгы 620 481 бюджет урыны бүлеп бирелгән. Шуның 73 проценты – төбәкләр өчен. Иң күбе инженерлык (263,8 мең), педагогик (79 мең) һәм медицина (57,7 мең) юнәлешләренә туры килә. Республика вузларында исә 23 меңнән артык бюджет урыны бар.
Казан дәүләт энергетика университетына хәзерге вакытта 12 мең 758 кеше гариза биргән. Шуларның 202 се – БДИны 100 баллга тапшыручылар. Алар арасында Казан, Яшел Үзән, Алабуга, Әлмәт, Баулы укучылары, шулай ук Әстерхан, Башкортстан һәм Удмуртия яшьләре дә бар.
– 27 июльдә Дәүләт хезмәтләре порталына һәм университетлар сайтларына конкурста катнашучылар исемлеге урнаштырылды. 1 августта сәгать 12 гә кадәр олимпиада җиңүчеләре, төрле ташламалардан файдаланучылар, максатчан укырга керүчеләрдән ризалык кәгазен китерү сорала. Төп конкурс буенча исә аның вакыты – 5 августка кадәр. Бу инде – шуннан соң абитуриентлар документларын тегендә-монда күчерә алмый дигән сүз. 3 августта (квоталардан файдаланучылар һәм олимпиадачылар өчен) һәм 7 августта (төп конкурс буенча) нәтиҗәләр билгеле булачак, – дип аңлаттылар КДЭУда. – Барлыгы 56 меңнән артык гариза кабул иттек. Һәр абитуриентның берничә юнәлешне сайларга хокукы бар. Конкурслар югары. Технологик процессларны һәм производстволарны автоматлаштыру юнәлеше абитуриентларда иң нык кызыксыну уятканы булып санала. Анда бер урынны 43 кеше бүлешә. Әйтик, мәгълүмат һәм исәпләү техникасы буенча – 19, җылылык энергетикасы һәм җылылык техникасына – 10, электр энергетикасы һәм электр техникасы буенча 1 урынга 9 кеше дәгъва кыла.
Казан дәүләт илкүләм тикшеренүләр техник университетының (КАИ) проректоры Венера Хамматова белдергәнчә, вузда бакалавриат, специалитетта – 1645, магистратурада – 880 һәм урта һөнәри уку йортларыннан килүчеләр өчен 225 бюджет урыны бар. Документларын күбесе электрон юнәлештә бирә, вузга килеп тапшыручы яшьләр дә юк түгел.
– Авиатөзелеш, вертолет, лазер технологияләре, робот техникасы, энергетика кебек юнәлешләрне сайлаучылар күп. Әлегә бер урынга ике-өч кеше өмет итә. Абитуриентларның инженер, техник юнәлешләрдә уку теләген аеруча сизәбез. Яшьләр арасында Мәскәү, Санкт-Петербург вузларына китүчеләр кимер, дип фаразлыйбыз. Хәзер фатирлар арендалау да кыйммәт бит. Алар үзебездә дә белем сыйфаты артуын аңлый. Күбесенең инженер белгечлеген үзләштерәсе килә. Бездә «Алдынгы инженерлык мәктәбе» бар. Студентлар, килешү төзеп, буш вакытларында ук предприятиеләрдә эшли. 100 мең сумнан артыграк хезмәт хакы алучылар да бар. Менә бу мөмкинлек тә җәлеп итә. БДИны 100 баллга тапшыручылар да килгәли. Әмма күп түгел. Һәр 100 баллга 100 мең сум бирәбез, – ди Венера Хамматова.
Ил буенча 1,3 миллионга якын кеше (абитуриентларның 94 проценты) Дәүләт хезмәтләре порталы аша 4,3 миллион гариза биргән. Шуларның 58 меңе – чит ил гражданнары. Исегезгә төшерәбез: «Онлайн вузга керү» сервисы «Мәгълүматлар икътисады» илкүләм проекты буенча гамәлгә ашырыла. Гаризаларның 58 проценты – көндезге уку, 16 проценты – көндезге-читтән торып һәм 27 проценты читтән торып уку бүлегенә тапшырылган. Югары уку йортларында кызыксыну уяткан юнәлешләр – инженерлык, педагогика һәм мәгариф, информатика һәм исәпләү техникасы, мәгълүмат системалары һәм технологияләре.
Иң күп студент кабул итә торган 10 шәһәр:
Мәскәү – 511 мең кеше
Санкт-Петербург – 212 мең
Казан – 90 мең
Екатеринбург – 82 мең
Новосибирск – 64 мең
Ростов-Дон – 53 мең
Түбән Новгород – 50 мең
Уфа – 45 мең
Краснодар – 45 мең
Томск – 40 мең
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез