Газетага язылу

Исерек ата 15 яшьлек улын атып үтергән, аннары икенче баласын яралаган һәм үз-үзенә кул салган

Фаҗига Якутиянең Хангалас районы Октемцы авылында булган. «Комсомольская правда» мәгълүматларына караганда, 47 яшьлек җирле ир-ат исерек килеш 12 калибрлы ау мылтыгын алып, гаиләсе йоклаган вакытта 15 яшьлек улына ике тапкыр аткан. Яшүсмер урында ук һәлак булган.

Аннары ир-ат 14 яшьлек икенче улын һәм хатынын үтерергә омтылган. Кече малай яраланган. Зыян күрүчеләрне авыр хәлдә хастаханәгә озатканнар. Һөҗүмнән соң атучы үз автомобилендә үз-үзенә кул салган.

Тикшерү комитеты кеше үтерү һәм ике кешене үтерергә омтылу маддәләре буенча җинаять эше кузгаткан.

Мәгълүмат чаралары язганча, фаҗига алдыннан гаилә бергә кичке аш ашаган һәм өйдә булачак ремонт турында сөйләшкән. Аннары 49 яшьлек хатыны Мичийэ йокларга киткән, ә ау белән кызыксынган ире Айгын уллары белән сөйләшеп калган.

Хатын-кыз иртән атыш тавышларыннан уянган һәм яраланган балаларын күргән. Басмалар шулай ук аның республикада танылган бизнес-коуч һәм рухи практик булуын хәбәр итә. Һәлак булган Аян ир-атның үги улы булган, ә икенче малайның исеме — Арстын.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре