Искәндәр Баһаветдинов: «Без төбәкләрнең сатып алу эшчәнлеге нәтиҗәлелеге буенча алдынгы»

Татарстан Республикасының Сатып алулар буенча дәүләт комитеты 15-17 майда Мәскәүдә узган “ГОСЗАКАЗ” XIX бөтенроссия форум-күргәзмәсендә катнашты. Бу хакта тулырак Дәүләт комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Искәндәр Баһаветдинов белән сөйләштек.

– Искәндәр Гыймадиевич, форумда Татарстан Республикасының Сатып алулар буенча дәүләт комитеты эшен билгеләп үттеләр. Шул хакта тулырак итеп сөйләгез иде.

– Чыннан да, форумда Дәүләт комитеты казанышлары турында берничә тапкыр телгә алынды. Бу урында шуны да искәртик: 2021 елда ук Дәүләт комитеты исеменнән мин Дәүләт, муниципаль һәм корпоратив сатулар өлкәсендәге оешмалар һәм белгечләр берләшмәсенә кердем. Аның эшчәнлеге сатып алулар өлкәсендә закон чыгаручыларга һәм бу өлкәне көйләүчеләргә төбәкләрдәге вәкаләтле органнарның позициясен җиткерүгә, реаль хокукый, методологик һәм консультатив ярдәм булдыруга юнәлдерелгән. Бүген илнең
52 төбәгендә урнашкан сатып алулар өлкәсендә вәкаләтле органнар җитәкчеләре «РОСТ» берләшмәсенең тулы хокуклы әгъзалары булып  тора. Чараның беренче көнендә «РОСТ» берләшмәсенең утырышы узды. АндаДәүләт комитеты төбәктә сатып алуларны үзәкләштерү юнәлешендә бердәм сәясәт төзүдә актив эш алып барганы өчен «РОСТ» берләшмәсенең сертификаты белән бүләкләнде.

– Сатып алуларны үзәкләштерү нәрсә дигәнне аңлата, ул бюджет акчасын тотуга ни рәвешле йогынты ясый?

– Контракт системасы турындагы законда үзәкләштерелгән рәвештә сатып алуларны гамәлгә ашыру мөмкинлеге каралган. Бу очракта аерым заказ бирүчеләр (дәүләт хакимияте органнары, җирле үзидарә органнары, җирле хакимият органнары, дәүләт һәм муниципаль бюджет һәм казна учреждениеләре) ихтыяҗлары өчен сатып алулар алар тарафыннан түгел, ә моңа вәкаләтләре булган дәүләт органы яки муниципаль орган (вәкаләтле казна учреждениесе) тарафыннан башкарыла. Үзәкләштерелгән сатып алуларның төп өстенлеге булып лотларны оптимальләштереп туплау хисабына бюджет акчаларын саграк тоту һәм сатып алу процессына бәйле чыгымнарын киметү тора. Сатып алуларны үзәкләштерү фикерен Монополиягә каршы федераль хезмәт 2018 елда ук тәкъдим итте.

– Республикада бу юнәлештә эш ничек алып барыла?

– Татарстанда 2011 елдан дәүләт һәм муниципаль дәрәҗәдә сатып алуларның үзәкләштерелгән моделе төгәл оешты, ул бюджет акчаларын тотуда эшнең югары нәтиҗәлелеген тәэмин итә. Төбәк дәрәҗәсендә 5 вәкаләтле орган, шул исәптән сатып алулар өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыруны тәэмин итүче буларак Дәүләт комитеты да гамәлдә. Муниципаль дәрәҗәдә, кагыйдә буларак, башкарма комитетлар мондый вәкаләткә ия. Саннарга килгәндә, республикада гомуми суммасы якынча 246 млрд сум тәшкил иткән белдерүләр бастырылган. Төзелгән килешүләр нигезендә бюджет акчасының 2,4 проценты янга калган. Бу күрсәткеч әллә ни зур да түгел кебек, әмма ил буенча тулаем чагыштырып караганда, ул ике тапкырга диярлек кимрәк. Шунысын күздә тотарга кирәк, Татарстанда катгый финанс дисциплинасы кертелде –  бу өлкәдә Татарстан Финанс министрлыгының Казначылык департаменты вәкаләтле орган булып тора.

– Дәүләт комитетына бирелгән бүләкләр берничә, шуларның иң әһәмиятлесе турында әйтсәгез иде.

– Без төбәкләрнең сатып алу эшчәнлеге нәтиҗәлелеге индексы буенча абсолют лидер булдык. Бу диплом Дәүләт комитеты өчен иң мөһиме. «РОСТ» берләшмәсе тарафыннан 2023 елда Россиянең 85 төбәгендә сатып алулар өлкәсендә вәкаләтле органнарның эш рейтингы 18 күрсәткеч буенча әзерләнгән. Рейтинг нәтиҗәләре буенча Дәүләт комитеты югарыда күрсәтелгән Диплом белән бүләкләнде, бу исә безнең дөрес юнәлештә хәрәкәт итүебезне раслый. Дәүләт комитеты Татарстан Республикасының сатып алулар системасын камилләштерүгә юнәлтелгән чараларны алга таба да гамәлгә ашыруны дәвам итәчәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре