Менделеевск районының Иске Гришкино мәктәп-бакчасы директоры Таһир Андерҗанов әйтүенчә, мәктәптә 26 укучы белем алса, бакчага 10 бала йөри. Патриотик тәрбиягә зур игьтибар бирергә тырышалар. Балалар кечкенәдән ватанпәрвәр булып үссен өчен, моның нигезен бакчадан ук салырга булганнар.
Бәләкәчләр тәрбиячеләр белән бергәләп яудагы абыйларына Ватанны саклаучылар көненә күчтәнәч җибәрмәкче. Ә бу-үләннән ясаган тәмле, хуш исле чәй. Сабыйларның әниләре җәен карлыган, кура җиләге яфракларын,бөтнек, мәтрүшкәсен җыйган һәм шуны киптергән. Балалар өйләреннән алып килгән чәйне махсус пакетларга тутырган.
- Катнаш төркем бу. Сабыйларның төрлесе бар. Кечкенәрәкләр пакетны тотып торса,зурраклары чәйне тутырды. Кыенлыгы юк. Җырлар җырлап, күңел җылысын кушып әзерләделәр. Бакчадагы кече тәрбияче Лилия Молчанованың да улы хәрби операциядә катнаша. Балалар Лилия апаларын да, башка солдатларны да сөендереп, игелекле эш башкарды. Барысы да үзләрен бик җаваплы тойды, - ди Таһир Андерҗанов.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез