Татарстан Дәүләт Советының чираттагы утырышында республика Премьер-министры һәм аның урынбасарлары расланды. Зур үзгәрешләр юк: ун вице-премьерның тугызы үз эшен дәвам иттерәчәк. Республиканың Министрлар Кабинетын элеккечә үк Алексей Песошин җитәкләячәк. Ә республиканың яшьләр эшләре министры яңа вазыйфага күчте.
Рөстәм Миңнеханов тантаналы төстә Татарстан Рәисе вазыйфасына керешкәннән соң, республика Дәүләт Советы депутатлары уникенче утырышка җыелды. Көн тәртибендә ике мәсьәлә – республика башлыгы тәкъдим иткән Татарстан Премьер-министры һәм аларның урынбасарлары кандидатураларын килештерү. Закон нигезендә, Татарстан Рәисе үз вазыйфасына керешкәч, гамәлдәге Хөкүмәт вәкилләренең вәкаләтләре гамәлдән чыга.
Төп эшкә керешкәнче, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин парламентчылар исеменнән Рөстәм Миңнехановны вазыйфага керешүе белән котлады. Шулай ук, яңа депутат – Татарстан Дәүләт Советына Мәләкәс бер мандатлы сайлау округы буенча сайланган Андрей Фомичевны тәкъдим итте. Рөстәм Миңнеханов депутатларга уртак эшчәнлек һәм күрсәтелгән ярдәм өчен рәхмәт белдерде.
Кандидатларга да күчик. Татарстан Рәисе искәрткәнчә, Алексей Песошин 2014 елдан – Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары, ә 2017 елдан республика Премьер-министры булып эшли.
– Хөкүмәт эшендә СВО кысасындагы бурычлар аеруча зур әһәмияткә ия. Алексей Валерьевич җитәкчелегендә республикада махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү буенча эзлекле эш алып барыла, җирле үзидарә органнарының, сәнәгать предприятиеләренең, бизнес даирәсенең һәм волонтерлар хәрәкәтенең нәтиҗәле хезмәттәшлеге җайга салынды. Алексей Песошин берничә тапкыр шәхсән СВО зонасында, шулай ук Татарстан шефлык иткән Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрендә булды. Бу аның дәүләт бурычларын хәл итүгә җаваплы карашын раслый. Алексей Валерьевичның бай тәҗрибәсе, республика мәнфәгатьләренә тугрылыгы, югары һөнәри осталыгы – уңышлы эшләү өчен ныклы нигез, – диде Рөстәм Миңнеханов.
Депутатлар кандидатураны бертавыштан хуплады. «Алексей Песошинны Татарстан Премьер-министры итеп билгеләү турындагы указны имзаладым», – дип урында ук хәбәр итте Рөстәм Миңнеханов.
Хөкүмәтнең яңа составында да инде таныш кешеләр: моңа кадәр эшләгән тугыз вице-премьер үз урыннарында калды. Болар – Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин (әлеге вазыйфаны 2017 елдан бирле башкара), Татарстан Премьер-министры урынбасары – Татарстан Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров (әлеге вазыйфаны 2010 елдан бирле башкара), Татарстан Премьер-министры урынбасары – Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин (әлеге вазыйфаны 2013 елдан бирле башкара), вице-премьерлар Васил Шәйхразыев (әлеге вазыйфаны 2014 елдан бирле башкара), Ләйлә Фазлыева (әлеге вазыйфаны 2018 елдан бирле башкара), Роман Шәйхетдинов (әлеге вазыйфаны 2010 елдан бирле башкара, 2019 елга кадәр Татарстан мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры булып та эшләде). Депутатлар Татарстан вице-премьеры – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко (Татарстан Хөкүмәтенә 2022 елда килде), Татарстан вице-премьеры – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров (Татарстан Хөкүмәтенә 2019 елда килде) һәм Татарстан вице-премьеры – икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов (әлеге вазыйфаны 2020 елдан бирле башкара) кандидатураларын да хуплады.
Хөкүмәттәге үзгәреш – 2023 елдан Татарстан яшьләр эшләре министры булып эшләгән Ринат Садыйков Татарстан Премьер-министры урынбасары итеп билгеләнде. «Яңа вазыйфасында ул Татарстан шефлыкка алган Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрен торгызу мәсьәләләре белән җитәкчелек итәчәк», – дип белдерде Алексей Песошин. Бу билгеләнү Ринат Садыйковның үзе өчен дә көтелмәгәнрәк булып чыкты, ахры. «Яңа вазыйфам турында биш минут элек диярлек кенә белдем. Моңа төшенергә бераз вакыт бирегез», – диде ул журналистларга утырыштан соң. Әлегә кадәр бу вазыйфаны башкарган Фәнил Әһлиуллинның киләчәк язмышы исә ачык кала.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез